+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
25 апрель 2022, 18:00

Без нацизмга каршы!

Халыкара конференциядә республика яшьләре дә катнашты.

Без нацизмга каршы!
Без нацизмга каршы!

Бүген Уфаның "Конгресс-холл" залында «ЗА МИР БЕЗ НАЦИЗМА» халыкара конференциясе һәм Русиянең заманча тарих дәүләт музее "НАТО. Мәрхәмәтсезлек хроникасы" күргәзмәсен тәкъдир итү уза. Чаралар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган.

Халыкара конференцияне Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Стратегик тикшеренүләр институты, Башкорт дәүләт университеты, республика Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе, Русия тарих җәмгыятенең республика бүлеге, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге оештыра.

Халыкара конференция эшендә Башкортстанда Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең Төбәк бүлеге рәисе Рамил Рәхимов; республика Стратегик тикшеренүләр институты директоры Владимир Савичев; республика Хәрби Дан музее директоры, Башкортстан Республикасында РВИО төбәк бүлеге башкаручы директоры Илшат Үтәев; Башкорт дәүләт университетының Тарих һәм дәүләт идарәсе институты доценты Алексей Целищев чыгыш ясады.

Проектның максаты - яшь буынның «Мир без нацизма» идеясенә игътибарын җәлеп итү, үсеп килүче буында неонацизм, ксенофобия идеологиясен кабул итмәү принципларын формалаштыру. Халыкара конференция кысаларында экспертлар яктыртуын таләп итүче мәсьәләләр каралачак: Германия нацизмының чын йөзен күрсәтү, СССР халыкларына карата кылынган конкрет явызлыкларны күрсәтү; Нюрнберг трибуналы җинаятьчел дип таныган идеология белән неонацизмны ачыклау; нацист трибуналы һәм үлемне пропагандалау символикасы буларак ачылу; Көнбатышның икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләреннән баш тартуы, аның ярдәмендә Русияне юкка чыгару омтылышы буларак Украинада неонацизмны үстерү.

- Бүгенге конференция дөньяга куркыныч тудырган нацизмга бәйле. Бөек Ватан сугышыннан соң нацизм юкка чыгарга тиеш. Әмма ул ХХI гасырда янә Украинада баш калкытты.
Донецк өлкәсе безгә бик якын. Биредә Советлар Союзы Герое Миңнегали Шәйморатов һәм бик күп якташларыбыз башын салган.
Бүгенге чарага фашизмның нәрсә икәнен аңлаучылар җыелган. Нацизм белән көрәш - яшьләрдә дөрес фикер тудырырга тиеш, - диде республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

- Нацизмга каршы көрәшкә бәйле аны белем бирү системасына кертү очраклы түгел. Без нациолизм, экстремистлыкка каршы көрәшергә тиеш, - диде Башкортстан Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе ректоры Данияр Абдрахманов.

Конференциядә "Белоруссия республикасы яшьләре союзы" Үзәк иҗтимагый берләшү комитетының беренче секретаре Александр Лукьянов, Донецк Халык Республикасы каршындагы идарә һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры Роман Ободец та катнашты. Алар чыгышларында төбәкләрендә күзәтелгән нацизм турында сөйләде.

Чара кысаларында конференциядә катнашучылар - иҗтимагый, фәнни һәм мәгариф оешмалары, хакимият органнары вәкилләре, урта һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук Русия заманча тарих дәүләт музееның "НАТО. Мәрхәмәтсезлек хроникасы" күчмә күргәзмәсе экспозициясе белән таныша алачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: