Ел саен анда делегатлар – муниципалитетлар, федераль һәм республика дәүләт власть органнары вәкилләре җыела. Коронавирус белән бәйле хәл аркасында ике ел чара уздырылмады.
Съездда катнашучылар урындагы үзидарә өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты. Башкортстан Башлыгы ил үсешенең бүгенге шартларында форумның актуальлеген билгеләп үтте.
– Мин, ниһаять, бергә җыелуыбызга бик шат. Без сезнең белән республика үсеше һәм Башкортстанның 4 миллионлы халкы иминлеге өчен җавап бирәбез, – диде Радий Хәбиров. – Съезд бик катлаулы вакытта уза. Ил Президенты Владимир Путин махсус операция үткәрү турында карар кабул итте. Шуңа бәйле рә-вештә күпсанлы дәүләтләр безнең илгә санкция басымы ясый. Һәм бүген сезнең эшчәнлегегездә иң кискен мәсьәләләр буенча фикер алышу, аларны хәл итү вариантларын тикшерү аеруча мөһим.
Төбәк җитәкчесе халыкның тормыш иминлеген тәэмин итүне өстенлекле бурыч дип атады.– Кешеләр белән шәхси аралашу сезнең эшегезнең аерылгысыз өлеше булырга тиеш. Бу бик мөһим! – диде Радий Хәбиров. – Коронавирус һәм чикләү чаралары чорында күпләргә безнең ярдәм кирәк иде, һәм мондый эшне оештырдык. Санкцияләр чорында да без халык белән янәшә булырга тиеш.
Республика Башлыгы аз керемле, күпбалалы гаиләләргә һәм халыкның башка социаль якланмаган катламнарына, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә аерым игътибар юнәлтергә кушты.
– Алар теләсә нинди мәсьәлә белән безгә мөрәҗәгать итә алуларын, ярдәм чаралары буенча консультацияләр алырга мөмкин булуын белергә тиеш. Без өстенлекләрдән һәм ташламалардан ничек файдаланырга икәнлеген аңлатырга тиеш. Бизнес белән дә шундый ук эш алып барырга кирәк, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы авыл территорияләрен үстерүгә, беренче чиратта транспорт инфраструктурасын ныгытуга аерым тукталды. Тагын бер мәсьәлә – авылны кадрлар белән тәэмин итү. Төбәк Башлыгы ассызыклавынча, республикада авылларга квалификацияле белгечләр – табиблар һәм фельдшерлар, укытучылар, тренерлар, мәдәният хезмәткәр-ләрен җәлеп итү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
– Без шулай ук авылда мөһим социаль объектлар – фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт корылмалары, мәдәният йортлары төзүне һәм ремонтлауны дәвам итәчәкбез, – диде Радий Хәбиров. – 4,2 миллиард сумны республика агымдагы елда мәктәпләрне яңарту программасы буенча федераль бюджеттан алачак. Шушы акчаларга 80 уку йортын, шул исәптән авыл мәктәпләрен ремонтлыйбыз. Киләсе елга планнар – тагын 95 мәктәп.
Арытаба республика Башлыгы муниципаль власть һәм торак-коммуналь оешмалар җитәкчеләренең игътибарын көнкүрештә табигый газдан файдаланганда хәвефсезлек кагыйдәләрен катгый үтүгә юнәлтте.
– Ерак урнашкан авылларда газ кертү программасын дәвам итү мөһим. Газны йортка кадәр кертүгә моңарчы күрелмәгән финанс чаралары бүленә. Без эшне дөрес оештырырга һәм халыкны зәңгәр ягулык белән тәэмин итәргә тиеш, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы торак пунктларны төзекләндерү программалары турында искә төшерде.
– Агымдагы елда “Башкортстан ихаталары” программасы буенча республиканың 23 шәһәре һәм районында ихаталар ремонтланачак. Узган ел бу эш нибары биш муниципалитетта башкарылды. Моннан тыш, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында да төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнәчәкбез, – диде Радий Хәбиров. – Халык бердәм булып
“Атайсал” проектын хуплады, аның кысаларында хәлле якташларыбыз үзләренең кече ватанын төзекләндерүдә финанс яктан ярдәм итә. 2 миллиард сумга якын акчаны бөтен республика буенча изге максатларга юнәлттек.
Съезд кысаларында узган “түгәрәк өстәл”ләрдә катнашучылар пленар утырышта секцияләр эшенең төп нәтиҗәләре турында сөйләде. Аерым алганда, төп темаларның берсе – федераль законнар белән көйләнгән җир һәм урман участокларын бүлү. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, бу өлкәдәге законнар катлаулы, әмма алардан башка җир һәм урман мәсьәләләрендә “куллары чиста” булмаганнар өчен киң мөмкинлекләр ачылыр иде.
Урындагы әһәмияттәге юлларны төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләүгә багышланган “түгәрәк өстәл”дә авылларда үзәк урамнарга асфальт салуны дәвам итү тәкъдиме яңгырады.
Б
ашкортстан Башлыгы муниципалитетлар һәм авыл советлары җитәкчеләрен Украина территориясендәге махсус хәрби операция вакытында һәлак булган яугирләрнең гаиләләренә аерым игътибар бирергә чакырды.
Пленар утырыш ахырында Башкортстан Башлыгы ел саен үткәрелүче “Башкортстанның иң яхшы муниципаль берәмлеге” конкурсында җиңүчеләргә һәм авыл биләмәләре башлыкларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Башкалага – 11 фронталь төягеч
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның төзекләндерү буенча хезмәтләренә Беларусьның “АМКОДОР” холдингында җитештерелгән 11 фронталь төягечнең ачкычларын тапшырды.
– Биредә шәһәрләребез төзек, чиста булсын өчен ел башыннан сатып алынган техниканың бик аз өлеше генә. Республикага килгән яңа машиналар инде иртәгә Уфа юлларына чыгачак. Аларның ышанычлы булуына ышанам, – диде Радий Хәбиров. – Бу – Беларусь белән Башкортстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча алып барылган яхшы эш үрнәге.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров “АМКОДОР” җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Александр Шакутинга инвестицион эшчәнлеккә зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
– Без техниканың Башкортстан файдасына эшләячәгенә шатбыз, – диде Александр Шакутин. – Санкцияләргә бәйле бу катлаулы чорны Беларусь Русия белән бергә уза. Без арытаба да Башкортстан белән хезмәттәшлекне үстерәчәкбез.