+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
29 апрель 2022, 16:27

"Безне туган якка мәхәббәт берләштерә"

Радий Хәбиров республика үсешенә өлеш керткән якташларга рәхмәт белдерде.

"Безне туган якка мәхәббәт берләштерә"
"Безне туган якка мәхәббәт берләштерә"

Бүген Уфаның "Конгресс-холл"ында үткән "Якташлык көче - Сила землячества" форумының пленар өлешендә республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
- Мин төрле чараларда булам, әмма монысы аеруча якын. Мин бирегә ни өчен җыелганнарын да беләм.
Минем өчен безнең бердәм булу мөһим. Эшемнең беренче көннәреннән үк республикада туып, төрле өлкәдә уңыш яулган кешеләрне берләштерү теләге белән янам. "Атайсал" ярдәмендә без моңа ирешә башладык. Тормыш шулай корылган, кемдер зур үрләр яулый, кемнеңдер бу килеп чыкмый. Әмма зур үрләр яулаучылар туган ягына ярдәм итәргә тиеш. Бу матди ярдәм генә түгел. Мәктәпкә барып балалар белән очрашу да аларны шундый шәхес итеп тәрбияләүдә зур ярдәм.
Киләчәктә якташлар очрашуын ел саен оештыру теләге бар. Якташларыбыз төрле өлкәләрдә үзләрен күрсәтә. Ел саен без алар белән очрашырбыз.
"Атайсал" проектын гамәлгә ашыру буенча Калтасы, Стәрлебаш районнары, Мәләвез, Нефтекама, Уфа, Агыйдел шәһәрләре аерылыып тора.
Чакмагыш районы "Базы" хуҗалыгы җитәкчесе Вадим Соколов, 16 проекта катнашып, 37 миллион сум бүлгән. Баймак районы эшкуары Руслан Гыйрфанов 13 миллион сумга дәваханәгә җиһазлар алган. Мондыйлар бик күп. Чит илләрдә яшәгән якташларыбыз да республикага ярдәм итә.
Без авыр чорда яшибез, бердәм булсак, ул авыр булмаячак. Әфганстан, Чечня сугышында һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү, хәзер инде Украинада махсус операциядән кайгылы хәбәрләр килә. Без аларны да ярдәмсез калдырмаячакбыз.
Республиканы үстерүгә көч салганнарның һәркайсына рәхмәт, - диде Радий Хәбиров.
Арытаба республика Башлыгы "Атайсал" конкурсында катнашып, зур уңышларга ирешкән якташларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: