+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
30 апрель 2022, 16:43

Дөнья чемпионы белән уйнадылар!

“Аек авыл” республика бәйгесе кысаларында Мәскәү авылы мәдәният йортында халыкара шашка буенча җиде тапкыр дөнья, ике тапкыр Европа чемпионы Тамара Тансыккуҗина катнашлыгында блиц-турнир үткәрелде.

Дөнья чемпионы белән уйнадылар!Дөнья чемпионы белән уйнадылар!
Дөнья чемпионы белән уйнадылар!

Чара барышында уен берьюлы 25 тактада оештырылды. Мәртәбәле кунак белән авылның яше-карты, шулай ук күрше Чакмагыш районы вәкилләре уйнады. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләргә истәлекле бүләкләр, медальләр, Мактау грамоталары тапшырылды. Ә Мәскәү авылының иң өлкән шашка остасы, 81 яшьлек Рим Бәдретдинов өчен блиц-турнир көне икеләтә бәйрәмгә әверелде: тормыш юлдашы Фәния ханым белән шушы көннәрдә истәлекле гомер бәйрәмен билгеләү сәбәпле, алар Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Котлау адресына һәм истәлекле бүләккә лаек булды.

Фото: Мәскәү авылы Советыннан

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас