+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
30 апрель 2022, 15:11

Дүртөйледә 5 мең чыршы үсентесе утыртылды

Истәлек һәм ихтирам көнендә Дүртөйле районы халкы бихисап изге эшләр башкарды.

Дүртөйледә 5 мең чыршы үсентесе утыртылды
Дүртөйледә 5 мең чыршы үсентесе утыртылды
Истәлек һәм ихтирам көне чараларга бай булды: Дүртөйледә Бөек Ватан сугышы ветераннарының, тылда фидакарь хезмәт салып, Җиңү көнен якынайткан шәхесләрнең һәм төрле "кайнар нокталарда" һәлак булган якташларның каберләре, мәңгелек йортлар чүп-чардан, корыган агач-куаклардан тазартылды, һәйкәл һәм обелисклар төзекләндерелде.

Бу көнне шулай ук тагын бер күләмле чара оештырылды - Венеция авылы янындагы "Хәтер бакчасы" чикләре зурайтылды. Быел биредә тагын 5 мең чыршы үсентесе утыртылды. Чәмләнеп, җиң сызганып хезмәт салган өмәчеләрне чара ахырында кыр ашханәсендә пешкән ботка һәм файдалы үләннәр салып кайнатылган самавыр чәе көтә иде.

"Хәтер бакчасы" акциясе - ул Бөек Ватан сугышы батырларына халкыбызның чиксез хөрмәте гәүдәләнеше, бу күркәм йоланы балаларыбыз, оныкларыбыз да дәвам итәр, дип ышанабыз. Әлеге акция барышында ил буенча Бөек Ватан сугышы корбаннарына бәрабәр 27 миллион агач үсентесе утырту күзаллана.

Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән

 

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: