+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
1 Май 2022, 19:00

Профсоюзлар митинг-маевкага чыкты

Бүген Уфада Профсоюзлар йорты каршындагы мәйданда Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган митинг-концерт булды. Ул Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Уфа шәһәре хакимияте һәм Башкортстанның мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Митингта катнашучыларны профсоюз лидерлары, хакимият органнары вәкилләре котлады, ә танылган артистлар иҗади номерлар күрсәтте.

Профсоюзлар митинг-маевкага чыкты
Профсоюзлар митинг-маевкага чыкты

Җыелучыларны Башкортстан Профсоюзлары федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко сәламләде, ул, теләсә кайсы чордагы кебек үк, хезмәт хокукларын яклау, мәшгульлек, законлылыкны саклау мәсьәләләре актуаль булуы, ә хәзер иң мөһиме – хезмәт ияләренең бердәмлеген билгеләп үтте.

«Бары тик бергәләп кенә санкцияләрнең тискәре нәтиҗәләрен җиңеп чыга, дәүләтебездә социаль тотрыклылыкны саклап кала, ышанычлы рәвештә алга бара һәм гражданнарыбызның чәчәк атуы өчен мөмкин булганның барысын да эшли алабыз. Без үз шәһәребезне, республикабызны, илебезне яратабыз. Без гражданнарның лаеклы хезмәте һәм иминлеге яклы. Без Президентыбызны һәм армияне хуплыйбыз, без көчле Русия яклы!"- дип ассызыклады Гүзәл Мирошниченко.

«Армый-талмый куйган хезмәтләре белән республикабызның икътисади һәм социаль үсешенә зур өлеш керткән өчен барлык хезмәт коллективларыбызга, ветераннарыбызга зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә бәхет, тынычлык, иминлек, чәчәк ату һәм нык сәламәтлек телим», - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, финанс министры Лира Игътисамова.
Чара барышында «Башкортстан осталары» республика һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова тапшырды.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры Рөстәм Әхмәдинуров митингта катнашучыларны республика парламенты исеменнән Беренче Май белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген республика алдында үсеш өчен зур мөмкинлекләр ачылды.

«Республика Башлыгы, Хөкүмәт, аерым алганда, аның социаль блогы федераль үзәк белән бик конструктив эш алып бара һәм хәзер без ала торган акчаны республика беркайчан да алмады. Санкцияләргә карамастан, без республика халкының тормыш дәрәҗәсе начарланмасын өчен барысын да эшләячәкбез», - дип белдерде Рөстәм Әхмәдинуров.
Башкортстанның Профсоюзлары федерациясе быел 100 еллык юбилеен билгели. Бу вакыйга хөрмәтенә Башкорт дәүләт аграр университеты вәкилләре федерациянең күчмә байрагын тапшырды. Байрак белән бергә «100 игелекле эш» акциясенең күчмә вымпелы да тапшырылды.

Чарада катнашучылар матур концерт карады.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: