Бүгенге әңгәмәдәшем өч буын вәкилләре төрле елларда армия сафларында хезмәт иткән нәселдән.
— Сөйләшүне балачактан башлыйк әле. Үзегез белән таныштырып үтсәгез иде.
— Тормышым бик тә гадәти күпчелек яшьтәшләремнеке кебек үк. 1961 елның 24 сентябрендә хәзерге Ярмәкәй районының Таллы-Болак авылында туганмын. Әнием Вәсилә Хәбибулла кызы барлык аналарга хас булган җылылыкны, мәрхәмәтне үзендә туплаган, дияр идем. Әйткәндәй, миңа исемне дә ул кушкан. Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Газинур Гафиятуллин турында Габдрахман Әпсәләмов иҗат иткән романны укыганнан соң килгән аңа шундый уй. Әтием – Зиннур Сәмигулла улы кече яшьтән минем өчен чын ир-егет үрнәге булды. Хезмәт сөючән, туры сүзле, куйган максатына ирешүчән кеше. Гаиләдәге өч баланың иң өлкәне буларак, гел аның янәшәсендә идем. Мотоциклда бергәләп балыкка йөрибез, табигатькә чыгабыз, тимер-томырда “чокынабыз”.
— Армия хезмәтенә ихтирам, кызыксыну да, тәү чиратта, әтиегез үрнәгендә тугандыр?
— Әйе. 50нче еллар ахырында Ерак Көнчыгышта, Владивостоктан ерак та түгел Артем шәһәрендә, артиллерия гаскәрләрендә өч ел хезмәт иткән ул. Аның хатирәләре балачактан күңелгә сеңеп калган, әлбәттә. Өстәвенә, дәү әтиләрем Бөек Ватан сугышында һәлак булган, алар турындагы якты истәлекләр буыннан-буынга күчеп килә.
— Аңлашыла, гаиләдәге күркәм гореф-гадәтләр эзсез югалмый... Ә мәктәп елларында кайсы фәннәргә күбрәк игътибар бүлә идегез?
— 1972 елда гаилә белән Октябрьский шәһәренә күчендек. Биредәге 16нчы, 10нчы мәктәпләрдә укыдым. Тарих, география дәресләре нык ошый иде. Әйткәндәй, география белән кызыксыну да әтидән күчкәндер. Аның белән бергәләп карта буйлап еш “сәяхәт” итә идек. Башкортстанның атказанган укытучысы Мәрзия Шәкүр кызы тәэсирендә арытаба математика, геометриягә гашыйк булдым. Гомумән, укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен. Алар безне ата-аналарны, кешеләрне, Ватанны яратырга өйрәтте, фәһемле тормыш сабаклары бирде. Яшермим, шәхсән мин һаман да Советлар Союзы патриоты булып калам!
— Армиягә бару-бармау мәсьәләсендә дә икеләнүләргә урын булмагандыр, мөгаен?
— Һич юк. Ир туганнарыбызның барысы да диярлек хезмәт итеп кайтты. Үземчә әзерләнергә, чыныгырга тырыштым: тирда ату, беренче салкыннарга кадәр елгада су коену, ДОСААФта йөк машинасы водителе булырга уку... Хәер, безнең буын иркәләрдән, йомшаклардан булмады, минемчә, хезмәттә тәрбияләнеп үстек.
Армиядә 1980-82 елларда хезмәт иттем. Мурманск өлкәсе, Спутник поселогы, Төньяк флоты. Миномет батареясында минометчы булдым. Тиз генә күнегеп киттем, дип әйтә алмыйм. Бердән, үзенчәлекле табигать, һава шартлары. Кечкенә таучыклар (сопкалар), кәрлә нарат-каеннар. Поляр төннәр, искитмәле төньяк балкышы. Апрель-июль урталарынача “ак төн”, яп-якты... Ярты еллап өйрәнелгәндер.
Икенчедән, катгый тәртип, коллективта сыешып яшәргә өйрәнү. Атыш буенча күнекмәләргә еш кына диңгезгә чыгабыз. Норвегия чигеннән 12 чакрым ераклыктагы Печенга поселогы, башта — фин, сугыш чорында немец порты булган Лиинахамари... Һәркайсы — үзе бер чал тарих! Гомумән, локация, күнекмәләр урыннары шактый иде. Инде 40 ел узуга карамастан, барысы да истә, хәтердән җуелмый...
— “Бабайчылык” дигән галәмәт хакында да байтак сөйләнелә. Бу җәһәттән “уңдыгызмы”?
— Ул яклап әллә ни телгә алырдай вакыйгалар булмады. Күп нәрсә кешенең үзенә бәйләнгән бит. Ихтыяр көче, түземлек, тиешле вакытта катгыйлык та таләп ителә. Шунысы да зур ярдәм булгандыр минем очракта, якташлар шактый иде. Октябрьскийдан гына да дүртәү идек. Чит җирләрдә бер йодрыктай тупланасың бит ул үзеңнекеләр белән. Бер-берең өчен җан атасың! Барыбыз да тату-бердәм гаиләдәй яшәдек. Һаман булса күпләре белән элемтәдәбез, хәл-әхвәлне белешеп торабыз. Ул чакта ныклы, чын дуслык булмаса, аралаша алыр идекме ничәмә еллардан соң?!
— Мондый бердәм коллектив үзеннән-үзе пәйда булмагандыр командирлар тырышлыгын да онытмыйк.
— Оныта буламы соң! Командирлардан уңдык. Алар безнең өчен һәрьяклап үрнәк булды. Батальон командиры, подполковник Аккерман (ул хәзер Австралиядә, улында яши, якташлар белән элемтәне өзми), батарея командирлары Моратов, Аношкин. Ә инде штаб начальнигы Евгений Кочешков турында аерым сөйләп үтәргә теләр идем. Русия Герое, генерал-майор, Чечнядагы сугыш каһарманы. Гаҗәеп, соклангыч шәхес. 336нчы диңгез пехотасы бригадасы биләмәсендә, К. К. Рокоссовский исе-мендәге Ерак Көнчыгыш югары командирлар училищесының Геройлар аллеясендә аңа бюст куелган. Ике тапкыр Кызыл байраклы Балтыйк флотының кече десант корабы, Санкт-Петербургтагы “Порт флоты” җәмгыяте буксиры аның исемен йөртә. Кызганыч, 2001 елда вафат булды.
Исеме ил тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Һәм, ышаныгыз, бу ялтыравык сүзләр түгел.
— Арытаба ничек дәвам итте язмышлар?
— Озак еллар водитель булып эшлим. “ТНС”, Мәскәү транспорт компаниясендә эшләү дәверендә Русиянең бик күп төбәкләрендә булырга туры килде. Кая гына барсам да, мотлак музейларны, тарихи һәйкәлләрне, истәлекле урыннарны карарга омтылам. Галәмәт күп яхшы кешеләр белән очрашу бәхетен әйткән дә юк. Ерак җирләрдә якташлар да очрый. Камчаткада да бер якташ белән танышырга насыйп булды.
Хәзерге эш урыным – шәхси нефть компаниясе.
— Газинур әфәнде, Сезнең улыгыз да армия сафларында хезмәт итеп кайткан.
— Илнур улыбыз 2017-18 елларда хәрби хезмәттә булып, “солдат шулпасын татып” кайтты. Чиләбе автомобиль училищесын тәмамлагач, Чибәркүлгә җибәрделәр, танк частенда хезмәт итте. Янына барып та кайттык. Хәзерге заман армиясе бөтенләй башка инде, уңай якка үзгәрешләр җитәрлек. Без, мисалга, казармада яшәсәк, алар уңайлы бүлмәдә унлап егет көн күрә. Техникага да тел тидерерлек түгел.
Шөкер, исән-имин әйләнеп кайтты Илнур, әлеге көндә “Газпром”ның Октябрьский филиалында эшләп йөри. Шулай ук армия дуслары белән элемтәне өзми.
— Солдатка барачак яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
— Армия сафларына барудан курыкмагыз, дияр идем иң беренче чиратта. Үзегезне тиешенчә әзерләгез: спорт белән шөгыльләнегез, чыдамлыкка өйрәнегез, рухи, физик яктан ныгырга тырышыгыз. Үзегездә кешеләр белән аралашуда кирәк булган сыйфатларны тәрбияләү өстендә эшләгез. Икеләнмәгез, армия коллективта яшәргә, иң мөһиме – кеше танырга өйрәтә. Үкенмәссез.
— Яшьлеккә кире кайту мөмкин булса, ниндирәк һөнәр сайлар идегез?
— Һичшиксез, хәрби су асты көймәсе диңгезчесе булыр идем. Мәктәп елларыннан ук су асты көймәләренә мөкиббәнмен. Никадәр көч, матурлык, мәһабәтлелек аларда! Безнең горурлыгыбыз, даныбыз. Гомумән, хәрби темага гомер бакый битараф түгелмен. Шулай булып калыр да, күрәсең. Якыннарыма, әти-әниемә, гаиләмә рәхмәт белдерәсем килә. Гаиләдә яклау, аңлау, хуплау тапмасаң, бик тә читенгә туры килә. Шөкер, бу яклап бәхетлемен. Өйдәге иминлек, тынычлык, хәстәрлек күңелгә ял бирә, бөтен арулар, проблемалар кул белән сыпырып алгандай юк була. Нәрсә кирәк тагын ир-егет өчен?
— Киләчәктә дә иминлектән аермасын Ходай. Мавыктыргыч әңгәмә өчен рәхмәт.
Сәлия Гарифуллина әңгәмәләште.
Октябрьский шәһәре.