Күренекле сатирик һәм юморист, республикабызның халык язучысы, интернациональ Язучылар берлегенең мактаулы әгъзасы Марсель Сәлимов Мәскәүдә Халыкара шигърият көненә багышланган концертта катнашты.
Дөнья халыклары телләрендәге концертта Константин Кедров, Маргарита Аль, Эдуард Трескин, Виктор Пеленягрэ, Владимир Делба, Жанна Сабаева, Алексей Чуланский, Михаил Загот, Марина Вульфсон, Рысбек Батыров һәм башка танылган шагыйрьләр, җырчылар, композиторлар чыгыш ясады. Безнең халык юмористы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дуслык ордены кавалеры Марсель Сәлимов анда республикабызны тәкъдим итеп, башкорт телендә шигырьләр укыды.
Русия Президенты каршындагы Башкортстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Марсель Сәлимовның иҗат кичәсе булды. “Сәламәтләндерүче һәм яшәртүче көлү” дип аталган бу чара Русия халыкларының мәдәни һәм рухи мирасы елына багышланды.
Марсель Шәйнур улы Мәскәү башкортлары белән тыгыз элемтәдә тора, алар белән даими рәвештә иҗади очрашулар үткәрә, алар оештырган чараларда актив катнаша.
Кичәне Русия Президенты каршындагы Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Илдар Бикбаев ачты. Ул Мар.Сәлим сатира-юморының халыклар дуслыгын ныгытуда роле зур булуын билгеләде.
“ЛИффТ” Евразия халыкларының мәдәни проектларын үстерүгә ярдәм фонды президенты, Евразия халыклары ассамблеясенең әдәби советы рәисе, Русия халыклары ассамблеясенең әдәбият комитеты рәисе Маргарита Аль чираттагы Бөтенрусия әдәби конкурсын уздыру Башкортстанда — “ЛИффТ-2021” фестиваленең алтын лауреаты Марсель Сәлимовның туган ягында планлаштырылуын әйтте.
Халыкара урыс язмасы академиясе президенты Григорий Осипов язучы-сатирикка “Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен” медален тапшырды.
Кичәдә язучының урыс дуслары һәм Мәскәү башкортлары гына түгел, ә Абхазия, Дагстан, Татарстан, Үзбәкстан, Пакистан кунаклары да катнашты.
Марсель Сәлимов үзенең шигырьләрен һәм юморескаларын укыды, Башкортстанның мәдәни һәм әдәби тормышы турында сөйләде, укучыларының сорауларына җавап бирде. Юмористның чыгышларында аны төрле елларда язмыш очраштырган танылган шәхесләрнең исемнәре яңгырады: Сергей Михалков, Валерий Ганичев, Мостай Кәрим, Рәсүл Гамзатов һәм башкалар.
“Илһам” Мәскәү башкорт халык театры (җитәкчесе Мәдинә Илһамова) тамашачыларга сатирикның актуаль темага скетчын тәкъдим итте.
Яшь җырчы Диана Балицкая Марсель Сәлимовның яшьлек елларында язган шигырен укыды һәм үзе иҗат иткән җырны башкарды. Ә “Самрау” бию коллективы чыгышы (җитәкчесе Юлия Тимергазина) яшь тамашачыларны гына дәртләндереп калмагандыр...
Күңелле кичә ахырында танылган башкорт җырчысы һәм композитор Земфира Баймурзина Марсель Сәлимов шигыренә язган яңа җырын башкарды.
Ләйсән Якупова.