

Кичә Зөлфиянең үз чыгышы белән башланып, шигырьләренә, җырларына уралып, моңлы, хисле тамашага әверелде. Зөлфиянең иҗаты халык күңелендә үз урынын тапкан. Җырларын да яратып тыңлыйлар. Ул иҗат бәйгеләрдә бик актив катнаша һәм призлы урыннар яулый. Үз китабын чыгарып, якташларын куандыра, еш кына республика басмаларында, район гәзите битләрендә шигырьләре дөнья күрә. Кичә кунаклары – Өршәк авыл хакимияте башлыгы Рамил Абдрахманов, Корманай урта мәктәбе директоры урынбасары Резеда Ризванова, район гәзите хезмәткәрләре Индира Акбашева, Илүзә Идрисова, район китапханәсе баш библиографы Гөлнур Җәлилова, китапханәче Гөлдәр Әюпова Зөлфия Газиеваның иҗатын бәһалап, уңышлар, изге гамәлләр, сәламәтлек теләп, бүләкләр, дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Вәрис АКБАШЕВ.
Авыргазы районы.