Ренат Ибраһимовка 74 яшь иде. Соңгы елларда Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итте.
Җырчы Украинаның Львов шәһәрендә хәрбиләр гаиләсендә туа.
Русиянең халык артисты, Татарстанның Тукай премиясе лауреаты. Әтисе Ислам педагог була, сугыш вакытында артиллерист булырга укый.
Ренат Ибраһимов Казанда урта һәм музыкаль мәктәпне тәмамлый, консерваториядә укыгач, опера театрында эшли. 1975 елда Сочида узган «Красная гвоздика» җыр конкурсында беренче урын алгач, союз күләмендә таныла.
Үлеме сәбәбе - йөрәк өянәге, диләр.
Хатын-кызлар белән илһамланып яшәгән Ренат Ибраһимов өч тапкыр өйләнә. Балалары күп. Җырлары да...
Урының оҗмах түрләрендә булсын, Җырчы...