Тамашачыларны бәйрәм белән парламент каршындагы Яшьләр палатасы рәисе Зәринә Газизова сәламләде һәм котлады. Сәхнәдә танылган бард Рамил Бәдамшин, Ырынбур казак гаскәрләренең автор-башкаручысы Филүс Беркет, Башкорт дәүләт университеты студентлары Гөлҗимеш Клысова һәм Дарья Щебетовская, “Аллегро” бал биюләре ансамбле һәм башкалар чыгыш ясады.
— Тамашачылар артистлар белән бергә сугыш турында таныш җырларны башкарды, дәртле композицияләр астында биеде. Һәрвакыт музыка яраларны дәвалаган, ышаныч уяткан, кәефне күтәргән. Концертка килгән һәркем бераз гына булса да проблемаларын онытып тора, дусларча җылылык һәм безнең бергә булуыбызны тоя алды, дип уйлыйм, — диде Зәринә Газизова.