+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
16 Май 2022, 21:47

"Күк Уралдан сәлам алып килдек!"

Бүген төбәк Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе рәсми визит белән Үзбәкстанга килде. Нукус аэропортында аны Каракалпакстан Республикасының Кенес Жокаргасы рәисе Морат Камалов каршы алды.

"Күк Уралдан сәлам алып килдек!"
"Күк Уралдан сәлам алып килдек!"

Делегация составына төбәк Хөкүмәте әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, Башкортстанның үсеш институтлары, республиканың эре предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук кече һәм урта бизнес, иҗтимагый оешмалар вәкилләре керде.

Визит кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов очрашачак.

Төбәк җитәкчесе Каракалпакстан Республикасының Кенес Жокаргасы рәисе Морат Камалов һәм Сәмәрканд өлкәсе Хакиме Эркинжон Турдимов, Үзбәкстан предприятиеләре җитәкчеләре белән сөйләшүләр үткәрәчәк.

Радий Хәбиров, шулай ук, Русия Федерациясенең Үзбәкстандагы сәүдә вәкиле Константин Злыгостев белән очрашачак. Сәүдә вәкиллеге мәйданында Башкортстан җитештерүчеләренең товарлары экспозициясен дә оештырырга планлаштыралар.

18 майда Башкортстанның инвестицион һәм икътисади потенциалы презентациясе узачак. Аның нәтиҗәләре буенча 200 миллион долларлык инвестицион килешүләр һәм ниятләр имзаланачак.

Шулай ук Башкортстан һәм Үзбәкстан милли китапханәләре арасында хезмәттәшлек турында Меморандумны имзалау, гуманитар һәм мәдәни өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары хакында фикер алышу планлаштырыла.

Визит ахырында Радий Хәбиров Үзбәкстанда яшәүче һәм эшләүче якташлар белән очрашачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: