+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
17 Май 2022, 05:55

Юл һәм транспорт хезмәткәрләре Донбасс халкына ярдәм итә

Юл-транспорт тармагы хезмәткәрләре парламентарийларның гуманитар башлангычын хуплады.

Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре һәм ведомство карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре Дәүләт җыелышы-Корылтай парламентарийларының башлангычына кушылды һәм Красный Луч шәһәрендә яшәүчеләргә бер көнлек хезмәт хакларын күчерде.

- Без барыбыз да хәзер Луганск Халык Республикасында яшәүчеләргә ничек авыр туры килүен аңлыйбыз. Кешеләргә тормыш өчен иң гади һәм кирәкле әйберләр җитми. ЛХР халкы өчен теләсә нинди ярдәм, шул исәптән финанс ярдәме дә, бик кирәк. Уртак тырышлык белән без аларга нормаль тормышны тергезергә һәм аны бераз җиңелрәк итәргә ярдәм итәрбез дип өметләнәм, - дип ассызыклады министр Александр Булушев.

Юл һәм транспорт хезмәткәрләре Донбасс халкына ярдәм итә
Юл һәм транспорт хезмәткәрләре Донбасс халкына ярдәм итә
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас