+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
1 июнь 2022, 10:09

"Башкортстанга рәхим итегез, татар дуслар!"

Шундый җылы кунакчыллык сүзләре белән башкортлар татарларның кулын кысты.

"Башкортстанга рәхим итегез, татар дуслар!""Башкортстанга рәхим итегез, татар дуслар!"
"Башкортстанга рәхим итегез, татар дуслар!"
Башкортстанга берлектәге күчмә утырышка килгән Татарстан кунакларын Краснокама делегациясе Агыйдел буенда җыр-моң белән каршы алды.

Краснокамалылар ата-бабаларыбызның нинди шөгыль белән көн күргәнлеге, нинди кәсеп белән шөгыльләнгәнлеге турында сөйләде һәм күрсәтте. Биредә умарта тотучылар, балыкчылар, кул эшләре осталарының эшләре куелган иде. Яңа Кабан авылы китапханәсе мөдире Г. Гомәрова борынгы ата-бабаларыбызның көнитмеше турында бәян итте.

Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин кунакларны тәбрик итте. Татарстан делегациясе, кымыз белән сыйланганнан соң, Нефтекама шәһәренә юл алды.

Фото: Гөлнара Гыйлемханова.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас