+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
1 июнь 2022, 16:38

Бергә булыйк! Бердәм булыйк!

Нефтекама шәһәренең Мәдәният һәм ял паркында бәйрәм көне буена дәвам итте.

Бергә булыйк! Бердәм булыйк!Бергә булыйк! Бердәм булыйк!
Бергә булыйк! Бердәм булыйк!
Биредә төрле милли йортлар урын алган, алар барысы да тиешенчә бизәлгән. Урыс йортын шәһәрнең "Маков цвет" ансамбле кызлары җырлар белән бизәп тора, Бүздәк, Калтасы, Тәтешле районнары, Агыйдел шәһәренең иҗат көчләре төрле милли мәйданчыкларны тәшкил итә.

Паркта, шулай ук, балалар өчен бик күп осталык дәресләре үтә, аларны мәктәпләр, балалар бакчалары, осталар үткәрә. Башкортстан һәм Татарстаннан берлектәге күчмә утырышны үткәрергә килгән делегацияләр вәкилләре, биредә булып, күңелле тәэссоратлар алды, кул эше осталарының күргәзмәсе белән танышты.

Кичен паркның үзәк сәхнәсендә кунаклар өчен "Милли калейдоскоп" диган зур концерт үтте. Анда Башкортстанның төрле иҗат көчләре чыгыш ясады. Кичә бик ямьле булды, халык Әнвәр Нургалиевның концертын яратып карады.

Кыскасы, Башкортстан һәм Татарстан вәкилләренең берлектәге күчмә утырышы күңелле бәйрәм чаралары белән тәмамланды. Үзара тыгыз һәм фәһемле хезмәттәшлеккә янә бер адым булып торган бу чара яхшы нәтиҗәләр бирер, дигән өметтә калабыз.

Фото: Гөлнара Гыйлемханова.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас