Башкортстан һәм Татарстан вәкилләренең берлектә үткәрелгән киңәшмәсе алдыннан Нефтекаманың "Мирас" картиналар галереясында Татарстан һәм Башкортстан сәнгать вәкилләренең эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.
Кунаклар бай күргәзмәне карады, алар татар һәм башкорт халыкларының көнкүрешенә, үткәненә, бүгенгесенә багышланган иде.
Кунаклар эшләрнең авторлары белән үзара фикер алышты, татар-башкорт темасының бер-берсен тулыландырып торуын ассызыклады.
Фото: Гөлнара Гыйлемханова.