Утырышта Татар милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова Нефтекамада урыс, татар, башкорт, украин, мари, удмурт милли үзәкләренең эше турында чыгыш ясады.
Нефтекама дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айбулат Рәхмәтуллин тиздән 25 еллыгын билгеләячәк филармониянең эшчәнлеге турында сөйләде. Ә рәссам Айдар Усманов "Урал батыр" милли скульптуралар мәйданчыгы турында бәян итте.
Чыгыш ясаучылар милли мәдәниятне үстерү буенча тәкъдимнәр кертте. Азактан кунаклар "Урал батыр" эпосы буенча агач сыннар урнашкан "Сәламәтлек сукмагы" буйлап экскурсиядә булды.
Узган елда ачылган полилингваль мәктәптә үткәрелгән киңәшмә тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу мәйданчыгына әверелде.
Фото: Гөлнара Гыйлемханова