

Ихлас котлаулар белән хезмәт һәм спорт бәйрәмен сабантуй рәисе Айдар Солтангулов ачып җибәрде. Тәбрикләүләр белән Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, республиканың Ветеринария идарәсе җитәкчесе Азат Җиһаншин, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Тимур Гыйльмияров чыгыш ясап, хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Хезмәт бәйгесендә җиңүчеләр арасында басучылыкта һәм терлекчелектә югары күрсәткечләргә ирешкән “Раевская”, “Заря”, “Урал сәүдә компаниясе”, Рамил Мирсәетов крестьян-фермер хуҗалыгы билгеләнде.
Сабантуйның программасына дистәләрчә спорт төрләре, шулай ук күмәк уен-ярышлар кертелгән иде. Алар арасында ат чабышлары, милли көрәш, җиңел атлетика, футбол, волейбол, гер спорты буенча ярышлар бигрәк тә зур уңыш белән үтте. Хуҗалыклар арасында оештырылган “Кунак йорты” конкурсы матур бизәлеше белән җәлеп итте. Авыл биләмәләре тарафыннан әзерләнгән “Милли ихата” бәйгесе кабатланмас бизәкләр белән балкыды.
Бәйрәмнең мәдәни өлешен Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе чыгышлары, Башкортстанның атказанган артисты Наил Шәймәрданов җырлары бизәде. Сабантуй сәхнәсендә районның үзешчән сәнгать осталары концерты да, тамашачы күңеленә хуш килеп, зур уңыш казанды.
Автор фотосы.