+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
6 июнь 2022, 07:50

Петровскоеда Башкортстан бүләк иткән яңа уен мәйданчыгы ачылды

Халыкара Балаларны яклау көнендә Луганск Халык Республикасының Красный Луч хакимиятенә буйсынучы Петровское шәһәрендә Башкортстаннан Донбасс халкына ярдәм итү һәм тыныч тормышны торгызу программасы буенча төзелгән балалар уен мәйданчыгын ачу тантанасы булды.

Петровскоеда Башкортстан бүләк иткән яңа уен мәйданчыгы ачылдыПетровскоеда Башкортстан бүләк иткән яңа уен мәйданчыгы ачылды
Петровскоеда Башкортстан бүләк иткән яңа уен мәйданчыгы ачылды
Чарада Красный Луч шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Рыбальченко, Башкортстан вәкилләре, шәһәр халкы һәм, әлбәттә, балалар катнашты.

- Яңгырга карамастан, бүген балалар елмаюыннан көн кояшлы. Петровское шәһәре балаларына, белгечләргә башкарган эшләре, оперативлыгы һәм безгә күрсәткән ярдәме өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка зур рәхмәт, - диде Сергей Рыбальченко, барысына да тынычлык, шатлык, иминлек теләде.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе, Башкортстан Республикасы министры Азамат Абдрахманов катнашучыларга Башкортстан Башлыгы исеменнән котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

- Мондый күркәм бәйрәм бүләксез узарга тиеш түгел. Бу катлаулы вакытта безнең балалар күбрәк сөенергә тиеш. Русия һәрвакыт сезнең белән булды һәм калачак. Безне зур эшләр көтә! - диде Азамат Абдрахманов.
Исегезгә төшерәбез, 11 майда балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар Луганск Халык Республикасына җиденче гуманитар конвой составында җибәрелгән иде. Шул ук вакытта республикага юлларны яңартуга һәм төзекләндерүгә ярдәм күрсәтү өчен 29 юл эшчесе китте.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас