– Бүген, мәгълүмат алу чыганаклары, аеруча интернет челтәре киң мәгълүматлы заманда, кәгазь басмаларның бәясе һәм роле бераз кими барган кебек, – ди бу хакта “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире Вәдүт Исхаков. – Әмма, шөкер, басма сүзнең аерым бер кодрәтен тойган, кулына чын гәзитне тотып укудан шатлык тапкан укучыларыбызның булуы, безнең тиражның тотрыклы булуы эшебезгә дәрт, ышаныч өсти. Шул ук вакытта заман белән бергә, хәтта аннан бераз алда атларга да тырышабыз. Моңа соңгы елларда “Башкортостан” гәзитенең Интернет киңлекләрен яулавы, сайт һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәребезнең активлыгы, аудиториябезнең арта баруы ныклы дәлил. Бу эшчәнлегебез белән без Интернетта башкорт телендә әйбәт контент булдыруга, туган телебезне саклауга һәм киңрәк танытуга да зур өлеш кертәбез.
Шушы көннәрдә “Торатау” Конгресс-холлында узган “Медиаиндустрия һәм яңа шартлардагы журналистика” темасына багышланган “Медиаҗыен” форумында каләмдәшләребезнең эшчәнлеге югары бәяләнде һәм гәзитнең баш мөхәррире Вәдүт Гайфулла улына “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Аны югары исем бирелү уңаеннан ихлас тәбриклибез! Ул, әлбәттә, бу мәртәбәне хезмәттәшләре белән дә уртаклаша. Ә кемнәр соң алар? Без гәзитнең социаль мәсьәләләр бүлеге мөдире, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Гүзәлия Балтабаевадан коллектив белән якыннан таныштыруны үтендек.
– “Кызыл таң” гәзите – безнең Матбугат йортындагы ут күршебез генә түгел, фикердәшебез дә. Сер түгел, күп очракта безнең аудиториябез дә бер. Шуңа да “Кызыл таң” укучыларын “Башкортостан” гәзите хезмәткәрләре белән якыннан таныштыру безгә аеруча мөһим.
Гамәлдә, мөхәрририят кыска гына хәбәрдән алып төпле аналитик мәкәләгә, киң колачлы очеркка, җанлы интервьюга кадәр – барча жанрда кызык материаллар әзерли, теге яки бу чараларны яктырта, укучы белән бергә борчыла, шатлана, сорауларга җавап эзли.
2018 елдан “Башкортостан” гәзитенә билгеле педагог, журналист, матбугат һәм җәмәгать эшлеклесе Вәдүт Гайфулла улы Исхаков җитәкчелек итә. Шулай ук, ул 2020 елның декабреннән – Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе дә. Аның урынбасарлары – үткен каләмле журналистлар Миңзифа Илтенбаева, Гөлдәр Биргәнова-Бәүләкбаева, Алсу Әһлиуллина, Рәшит Зәйнуллин – еллар дәвамында безнең басма белән бергә үскән, камилләшкән каләм осталары; оештыру, коллективны бергә туплау кебек җаваплы эшне башкарган белгечләр. Бу исемлектән иң тәҗрибәле һәм озак еллар редакциядә эшләгән Миңзифа Абрар кызын аерым билгеләп үтәсе килә. Кайчандыр Башкорт дәүләт университетын тәмамлап килгән яшь белгеч хезмәт юлын гади корректор булып башлаган, журналист осталыгын төрле бүлекләрдә камилләштергән, ә соңгы берничә дистә елда ул басманың җаваплы секретаре вазыйфасын башкара. Миңзифа Илтенбаева – искиткеч таләпчән, төпле белемле, сүз бәһасен һәм куәтен һөнәри яктан нечкә тойган белгеч һәм оста оештыручы да: ташка басыласы һәр язма аның тәҗрибәле кулларыннан үтә, аның ярдәмендә камилләшә һәм укучысына барып җитә.
Гомумән, гәзитнең стилен, юнәлешен, йөзен билгеләгән тотрыклы журналистлар берлеге күптән тупланган “Башкортстан”да: Динә Арсланова, Гөлдәр Якшыгулова, Гүзәлия Балтабаева, Илдар Акъюлов, Лилия Нуретдинова, Әлфия Әюпова, Рамилә Мусина, Дилбәр Ишморатова, Айсылу Низамова, Тәнзилә Дәүләтбирдина, Кәримә Усманова, Равилә Гатауллина, Римма Солтанова, Рәмил Мансуров, Резеда Әхмәтгәрәева – аларның һәммәсенең исеме басма укучыларына яхшы таныш, һәммәсенең үз укучысы, фикердәше бар республикада. “Башкортостан” журналистларының янә бер үзенчәлеге – ул да булса универсальлек. Телгә алган һәр каләм остасы, заман таләпләренә ярашлы, үткен фикерле әңгәмәче дә, кечкенә мәгълүматтан алып, төпле мәкалә язган журналист та, урыс һәм татар теле үзенчәлекләреннән хәбәрдар тәрҗемәче дә. Әйе, басма битендә дөнья күргән барлык рәсми материалларны югары осталык белән тәрҗемә итүче Лилия Дәүләтбәкованы да атап үтү кирәк. Ул басмабызның рәсми йөзен билгели, республикадагы иң тәҗрибәле тәрҗемәчеләрнең берсе дигән даны да бар.
Гомумән, гәзит чыгару – күмәк хезмәт. Журналистларның язмаларыннан тыш, редакциягә төрле проблемаларны чагылдырган, хатлар да еш килә. Аларны да эшкәртеп, төзәтеп, мөхәррирләп, укучысына җиткерергә кирәк. Бу җәһәттән, журналистларга хәреф җыю осталары Саҗидә Гыйльметдинова һәм Миңсылу Рәхмәтуллина һәрчак ярдәмгә килергә әзер.
Басманың техник йөзен билгеләүче белгечләр исә компьютерда версткалау бүлегендә эшли: инженерлар Ирек Галиев, Азат Заһитов, Рисәлә Йомагулова – дистәләрчә еллар гәзитне формалаштырган, версткалау серләренең бар нечкәлегеннән хәбәрдар һөнәр осталары. Корректорлар Зөлфия Сәгыйтова, Әкълимә Рәхмәтова, Миләүшә Сәйтәкова да – басмабызда күптән хезмәт салучы, эшнең бар үзенчә-лекләренә төшенгән, белемле белгечләр.
Реклама һәм басмага язылу бүлеге белгечләре Гөлсимә Салихова, Гөлсирә Сәхиева редакциянең матди бөтенлеге, басмага язылуны оештыру өчен җавап бирә. Алар да – басмабызда озак еллар эшләгән һөнәр осталары, заман таләпләре белән бергә атлаган белгечләр.
Шулай, гәзит чыгару – күмәк эш дибез. Бездә дә, “Башкортостан”да да моның өчен көчле коллектив тупланган. Тагын шунысы бар, ут күршеләр буларак, без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәргә әзер. Еш кына блокнот, каләмен тоткан журналистларның Матбугат йортының алтынчы катыннан бишенчегә төшеп барганын, яисә, аннан менеп килгәнен күрерсез. Бу – без булырбыз! Телефоннарыбызда да ике редакция хезмәткәрләре саннары саклана. Бу да күмәк, бердәм хезмәт билгесе. Каләмдәшләрне гәзитнең күркәм яше белән котлыйбыз. Без булдырабыз! Бергә исә тагы да яхшырак булдырабыз!
Резида ВӘЛИТОВА.