+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
3 июль 2022, 06:53

Башкортстан Луганск Халык Республикасында шәһәрләрне төзекләндерә

Журналист, язучы, телевидение алып баручысы һәм җәмәгать эшлеклесе Владимир Соловьев телеграм каналында бу хакта пост бастырган.

Башкортстан Луганск халык республикасында шәһәрләрне төзекләндерәБашкортстан Луганск халык республикасында шәһәрләрне төзекләндерә
Башкортстан Луганск халык республикасында шәһәрләрне төзекләндерә

“Башкортстан Луганск Халык Республикасында шәһәрләрне төзекләндерә.

Башкортстан төзүчеләре торак йортларны, шулай ук Петровское һәм Красный Луч шәһәрләрендә социаль объектларны ремонтлый. Алар Украина кораллы көчләренең атулары аркасында зыян күргән. Эш барышы турында Сергей Кириенко сөйләде.

Аерым алганда, Русия Президенты Хакимияте башлыгының беренче урынбасары генерал-майор Шәйморатов исемендәге 22нче мәктәпне торгызу срогын ике тапкыр киметергә чакырды. Башта ул 2 ел барачак дип планлаштырылган иде.

Сергей Кириенко "Сәламәтлек поезды" проекты эше белән танышты. Медицина хезмәткәрләре бригадалары - кардиолог, эндокринолог, ЛОР, окулист, УЗИ-диагностика белгече - урындагы халыкка күчмә кабул итү уздырды”, - дип язган Владимир Соловьев.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас