

Әдәбият мәйданына шактый өлкәнәйгәч килеп, күп кенә хикәя, драма, повесть, трилогия иҗат иткән Азат Магазов әсәрләрен башта урысча язды, шуннан акрынлап татарчага күчте, аларны, шулай ук публицистик материалларын машинкада үзе баса иде. Әдип урысча язган бу уйлану-истәлекнең астына “15 сентября 2011 года” дип куйган. Һәм шул ук көннәрдә булса кирәк, “танышу өчен”, дип бер данәсен миңа китерде. 85 яше якынлашуны күздә тотып, бәлки, ул аны урысча берәр басмага әзерләгәндер. Ә бәлки, “кәгазьдә теркәп калдыру”, “танышу өчен” генә булгандыр.
Еллар үтә-үтә истәлекле комарткыга әйләнә барган ул язма менә тагын күзгә ташланды. Янә карап чыктым. Мондагы уйланулар, истәлекләр Азат Шәехҗан улының тормыш һәм иҗат биографиясенә генә түгел, әдәби хәрәкәт тарихына да ачыклык кертүе белән фәһемле. Шуңа аны бераз кыскартып, татарчага тәрҗемә итеп, гәзит укучылар игътибарына тәкъдим итәргә кирәк дигән фикергә килдем.
“Давыллы егерменче гасырның истәлекле егерменче еллары уртасында Идел белән Урал арасында туганмын. Безнең төбәкне ыжгыр җилләр генә түгел, канлы бәрелешләр дә урап үтмәгән. Без, унҗиде яшьлекләр дә, мәктәп белән хушлашып, Туган илне саклаучылар сафына бастык. Безнең фронтның 947нче авиация штурмовиклар полкының сугышчан юлы минем ике китапта яктыртылган.
Сугыштан соңгы хезмәтем реактив самолетларга идарә итәргә өйрәнү белән бәйле булды. Яңа төр кораллар һәм җиһазлар үзләштерү еш кына хәвефле хәлләр дә китереп чыгарды. Ничек кенә булса да тормыш әкренләп җайга салынды. Авиация штурманнары училищесын тәмамлагач, райондашым — Миякә кызына өйләндем. Кызыбыз туды. Училищеның авиация өйрәнү полкы партбюросы секретаре итеп сайладылар. Харьков педагогия институтының тарих факультетын читтән торып тәмамладым. ИЛ-28 самолеты экипажы штурманы буларак хәрби сафта калып, очуымны дәвам иттем.
Ниндидер билгесез көчләр тәэсире белән күп нәрсәдә миңа уңай туры килеп торды. Хәтта гадәттән тыш хәлләрдә дә. Бервакыт шулай күнегү очышында күптән түгел тоткынлыктан азат ителгән очучы самолетны төшәргә әзерләгәндә аңын югалтты. Ә мин, штурман, бәргәләнәм, берничек тә экипаж командирына ярдәм итә алмыйм. Һава укчысы да паникада. Дәһшәтле үлем белән качышлы уйнау очраклы рәвештә генә корбансыз тәмамланды.
Бер елдан мине Киев хәрби округы һава көчләре армиясенең сәяси бүлек аппаратына үрләттеләр. Алтмышынчы еллар уртасында Германиядәге Совет гаскәрләре төркеменә (ГСВГ) күчерделәр. Анда җиде ел хезмәт иткәч, башка бәла килде: табиблар “системная склеродермия” дигән куркыныч диагноз куйдылар. Бу “тәннең котылгысыз рәвештә бозылуы” дигәнне аңлата иде. Өлкән хезмәттәшләрем киңәш итүенчә, шул ук төркемнең башка урынына күчү, башка табибларга күренү хокукым һәм мөмкинлегем бар иде. Ләкин мин кул селтәдем дә язмышыма буйсындым. Медицина комиссиясе мине яраксызга чыгарды. Киевка кайттым. Хәрби хезмәттән азат ителүем турында Оборона министрлыгыннан приказ көткәндә дәвалануның мотлак курсын алуны дәвам иттем. Мондый хәтәр диагноз белән эш эзләү файдасыз иде, хәрби хезмәт карьерасы хакында хыялланасы да түгел. Чарасызлыктан кулга каләм алдым, әдәби иҗатка тотындым. Авиаторлар турында урысча бик гади тел белән бәләкәйрәк повесть яздым. Иҗатка тотыну әкият дөньясына кереп үз-үзеңне тынычландырырга маташу белән бер иде. Упкын аша бердәнбер күпер, туган якка алып кайтучы юл, коткаручы әмәл дисәң дә була. Суга батып баручының саламга тотынуы кебегрәк тә булды. Әсәрнең телен туган төякне сагыну хисләре белән баетырга маташтым. Табиблар да туган якка кайтырга киңәш бирде.
Мине дәвалап булмаслык чирлеләр категориясенә күчергәннән башлап яман уйлар белән җәфаландым. Шундый шартларда хатыным Ләлә Шакир кызы, балаларым мине төшенкелеккә бирелүдән саклап калдылар. 1972 ел ахырында Уфага кайтып төштек.
Гаҗәп хәл: төрле авырлыкларга карамастан, тормыш дәвам итте. Армиядә язылган повестем, башкортчага тәрҗемә ителеп, “Шоңкар юлы” исеме белән “Агизел” журналында басылды, укучылар җылы кабул итте. Китап итеп бастырырга җыендым. Башкортстан китап нәшрияты хуплады. Хәтта мәктәп балалары өчен авиаторлар турында яңа китап язарга заказ бирде. Ул урысча язылды, 75 мең тираж белән басылды һәм бик тиз таралды.
Башкорт әдәбиятында авиация темасына язучы булмаган. Иҗатыма ихтыяҗ туу мине җәфалы уйлардан арындыра башлады. Өстәвенә, чир дә көчәймәде.
Хәзер күпләребез тәнкыйтьләп телгә алган Михаил Горбачевның үзгәртеп коруга курсы минем туган телдә язу хыялымны яңартып җибәрде. Күпсанлы милләттәшләремнекен дә, әлбәттә. Бездә татарча да китаплар басыла башлады!
Табиблар хәвефле диагноз белән миңа “бүлеп биргән” гомер елларымның котылгысыз кимеп баруы да бер минутка да исемнән чыкмады. Ашыгырга кирәк иде!
Берничә өлешкә бүленгән биографиямне бергә кушу, әдәби әсәрләрдә ата-бабаларның катлаулы язмышын чагылдыру, аларны буыннар язмышы белән үрү ихтыяҗы туды. Иҗади эзләнүләрдә яшәү мәгънәсе турында фикерләр калкып чыга башлады. Ә изге эшләр чыганакларына тирәнәю омтылышлары бер үк вакытта үз-үзеңне раслау да булып тора. Сиксәненче еллар ахырына яңа әсәр башларга ныклап карар иткән, үземне шуңа көйләгән идем. Соңгы вакытларда һич тынгы бирми торган бик күп сорауларга җавап бирергә тиеш иде ул. Гомеремнең хәлиткеч минутларында ант иттем: Аллаһы Тәгалә, ерак бабаларым, әти-әни, укытучылар, якташларым алдындагы бурычымны үтәргә. Динебезгә аеруча ихтирамлы булырга, тормыш чыганаклары турында фәнни ачышларны да исәпкә алырга. Иҗади планда боларның барысын да берләштерү мөмкинме? Бу турыда озак еллар уйландым. Берничә авылның төрле шартлардагы тормышын күз алдына бастыру нияте шулай туды.
“Башлап киткәндә генә авыр” дигән әйтем каләм осталарына да кагыла. Нәрсәнедер эшләр алдыннан тупланырга, әзерләнергә, үзеңне көйләргә кирәк. Барлык һөнәр ияләре дә шушы канунга буйсыналар. Мәсәлән, үз тәҗрибәмнән чыгып шуны яхшы беләм: авиациядә һәр очыш аның максатын ачыклаудан башлана, очыш алды, старт алды әзерлегеннән тыш башкарылмый. Авыл тормышында да (аның белән бераз танышмын) шулай, җирне сөрер, чәчәр һәм урып-җыю, печән чабу өчен әзерләнергә кирәк. Иҗат эше, шул исәптән әдәби әсәр язу рухи көйлелектән башка бармый — мин моңа инандым. “Иҗат кухнясы” дигән нәрсә һәркемнең үзенеке генә, шәхсән һәм үзенчәлекле, аның серләренә әкренләп төшенәсең.
Мәкерле чир тәмам чигенде. Моны берәүләр могҗизалы хәл, дисә, икенчеләр хәрби медикларның диагнозны ялгыш куюлары, диде. Нигездә, минем икеләнүләремне юкка чыгару өчен, кече кызыбыз махсус рәвештә табиб-дерматолог белгечлегенә укыган икән. Шулай ук табибә олы кызыбыз да бөтен яклап аны хуплаган. Рәхмәт аларга!
Еллар үтү белән икенче өметем дә акланды — профессиональ язучы булдым. Картлык көнемдә барысы да тәртиптә кебек: әйбәт пенсия алам, балаларым һәм оныкларым тормышта үз урыннарын таптылар, китапларым чыгып тора һәм аларның яратып укылуыннан да хәбәрдармын.
Ә миңа ямансу, йөрәк әрни. Бу тупас хатада гаебем булмаса да... Бөек илебез — СССР таркалуы турында сүз бара.
Озак икеләнгәннән соң, туксанынчы еллар башында “Переделкино” иҗат йортына җыендым. Үткәннәрне бүгенгегә бәйләп фикерләү, уңае туры килсә, яңа зур әсәр яза башлау иде ниятем. Барып урнашу белән беренче эшем итеп Мостай Кәримнең хәлен белү иде. Телефоны җавап бирмәде. Даими юлдашы Муса Гали аңлатуынча, “абзый”ның кәефе юк, эше бармый һәм ул Мәскәүгә киткән икән.
Халык шагыйрен икенче көнне очраттым, кичке аштан соң саф һавада йөреп килергә булдык. Чыннан да, борчылган, хафалы кыяфәттә иде ул. Миңа сорау арты сорау бирде. Соңрак аңлавымча, үзенең сөйләргә теләге булмаган, нәрсәдәндер читләшергә, нәрсә беләндер араны өзәргә теләгән сыман.
Мостай Кәримнең ирексездән авыр сулавы ил тормышында барган тетрәнүләрнең җитдилеген ассызыклый иде. Мин ышанычны югалтмадым, һаман Кытай Халык Республикасы тәҗрибәсенә күз салдым. СССРда социализмны реформалаштыруның уңайлы вариантына өметләндем. 60нчы елларда ук әле Киев гарнизонындагы байтак офицерлар өчен шундый фикерләүләр сер түгел иде: урындагы башлангычларны үстерүдә гражданнарның конституцион хокукларын ачыклау; кадрларны сайлап алу һәм тәгаенләү системасын тамырдан үзгәртү кирәклеге; хезмәт ияләрен матди дәртләндерү чаралары турында. Ә инде идеалларны һәм төп курсны алмаштыру хакында ул чакта да, аннан соңрак та сүз кузгатылмады.
Ленин премиясе лауреаты, КПССның дистәләгән съезды делегаты Мостай Кәримнең җан авазы, иңрәве илдә барысы да җимерелә, хәл җитди, тормышның астын-өскә китерүдә бик күпләр, беренче чиратта номенклатур чиновниклар катнашуын аңлата иде.
Зур әсәр язу өчен материалга кытлык юк, мин аны озак еллар дәвамында җитәрлек тупладым, әдәбиятка бик күп кичерешләр, күзәтүләр һәм иксез-чиксез уй-фикерләр белән килдем. Өйдә чакта һәм юлда килгәндә, “Переделкино”га килеп төшү белән язу өстәле артына утырам, иҗади мохиткә чумам, дигән хыял-өмет каушап-югалып калу белән алмашынды. Уйлардагы буталыш фикер тупларга комачаулады.
Икенче көнне очрашканда, минем каушап калуымны күреп, Мостай агай мин кичә үк көткән сорауны бирде:
— Нәрсә алып килдең, нәрсә өстендә эшлисең?
Кичәге сөйләшүне мин дә искә төшермәдем, ачыктан-ачык җавап бирдем:
— Зур күләмле яңа әсәремнең җентекле, анык планы белән килгән идем, — дип башладым Мостай агайның гадәттәгечә остаз роленә әйләнеп кайтуына игътибар итеп һәм “хәзер берсе дә кирәкми булып чыкты”, дип әйтергә уйлаган идем, үзем дә көтмәстән телдән башка сүзләр ычкынды: — кабат эшләргә кирәк булыр, төп юнәлешне, басымны үзгәртергә...
Кичен өстәл артына утыргач, үз-үземә сөйләндем: “Дөрес уйлыйм. Бүгенгене игътибарга алмыйча үткәннәр турында язарга, ата-бабалар тәҗрибәсен, хәер-фатыйхасын, киңәшләрен онытырга ярамый. “Җил чәчсәң, давыл урырсың” дигәнне хәтерлим. Башкалар да хәтерлидер. Ләкин чәчәбез бит. Без булмасак, башкалар чәчә җилне. Аңламыйча яисә ялгышып китеп...”
* * *
Авиация полковнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны, икенче дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары һәм күп медальләр кавалеры, Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Акмулла исемендәге премия лауреаты Азат Шәехҗан улы Магазовның уйлану-истәлеге белән таныштыруны шушы урында туктатып, әдәби иҗатының соңгы чорына — аның трилогиясенә тукталып үтик.
Бу эпопеяның беренче романының кереш сүзендә автор болай дип яза: “Мин анда картәти-картәниләр, әти-әниләр язмышы аша безнең күңелләрне бүген дә борчыган күп төрле сорауларга җавап эзләдем, авыр язмышка дучар ителгәннәр алдында кемнәр, ни-нәрсәләр гаепле икәнлеген аңларга тырыштым, тәү чиратта үземнең кемлегемне, кайдан килеп, кая китеп баруымны яхшырак беләсем килде. Әсәрдә геройлар язмышы катлаулана, төенләнә төшкән саен аларның дөньяга карашлары, яшәү рәвешләре, фикер агышлары ачыклана барды һәм, туа килгән образларның табигый ихтыярына буйсынып, алдан уйланган сюжет юнәлешләрен үзгәртергә, һәр җан иясенең, һәрбер адәм баласының тормышы әле без белеп бетермәгән ниндидер кодрәтле көчләргә, илаһи серләргә бәйләнешле икәнлеген икърар итәргә мәҗбүр булдык.
Тарих укытучысы дигән таныклык алганда ук ата-бабаларыбыз үзләренең акыл-аң дәрәҗәләре ягыннан югары белемле оныкларына биргесез булганнарына бер шик тә тотмый идем, ә инде әлеге әсәремне язганда аларның тарих төпкелендә калган гомер баскычларын барлап чыкканнан соң шушы хакыйкатьне дәлилле мисалларда бәян итүне төп бурычым итеп санадым”.
ХХ гасырның соңгы ун елында әдип бөтен иҗат көчен үз халкының үткән юлын, ХХ гасырның беренче яртысында бертуктаусыз булып торган тетрәүләр, кискен иҗтимагый борылышлар, һич гафу ителмәслек вәхшәтләр эчендәге фаҗигаләрен, шул вәхшәтләрдән котылу юлын эзләүләрен, яңа гадел тормыш төзергә омтылышларын һәм шул юлдагы табыш-югалтуларын киң планда күпьяклы итеп чагылдыруга бирде.
Трилогиянең беренче романы “Әйләнә тегермән ташы”нда вакыйгалар 1914 елгы империалистик сугыш алды көннәреннән башлап, илдә Октябрь революциясенең җиңүле адымнары һәм егерменче елларга кергәч, яңа тормыш чаткыларының кабынуы белән тәмамлана. Менә шушы вакыт эчендә авылларда төрле холык-характерлы, төрле максатлар белән яшәүче күптөрле катлам кешеләренең үзара кискен мөнәсәбәтләре чагылдырыла.
“Ага сулар...” дигән икенче романында язучының эпик хикәяләр язу осталыгы үсә барганлыгы күренә. Бүлекләрне беренче китаптагыча үтә ваклап, сюжет җебен теләсә кайсы урынында өзеп калдыру күренешләре кимегән, бүлекләр һәм бүлекчәләр логика һәм художество ягыннан билгеле бер төгәлләнгәнлеккә ия. Беренче романдагы төп персонажлар биредә дә буйдан-буйга диярлек хәрәкәт итсә дә, аларның саны беренче романдагыга караганда байтакка азайган. “Ага сулар...”да революциядән соңгы “хөррият” заманындагы кискен вакыйгалар, авыл тормышын яңача кору, утарларга чыгу, коммуналар, авыл хуҗалыгы артельләре оештыра башлау, авылга яңа матбугат чаткыларын кертү, власть органнарын яңача кору, шул ук вакытта утызынчы еллар башына таба авылның хәлле кешеләрен “кулак” дип сөргеннәргә озату, муллаларны кулга алу, халык бәхете өчен җан атып йөрүчеләргә совет властеның яшеренеп калган дошманнары тарафыннан ялган бәлаләр ягылу һәм башка шундый ачыктан-ачык һәм астыртын алып барылган көрәш вакыйгаларына яңа персонажлар да килеп катыша.
Романнарның тәүге икесе 1996 һәм 2001 елларда “Китап” нәшриятында татарча, ә трилогияне төгәлләүче “И бу дөнья” 2006 елда — әдипнең 80 яшенә — башкорт телендә басылды.
Азат Магазов 89 яшен тутырырга 4 көн калганда — 2015 елның 13 декабрендә вафат булды.
Фәрит Фаткуллин.