+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
15 июль 2022, 09:30

“Без – көчлеләр токымыннан”

Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланованың тууына — 110 ел.  

“Без – көчлеләр токымыннан”
“Без – көчлеләр токымыннан”

Бөек Ватан сугышы чорында илебездә барлыгы 93 хатын-кыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Шуларның икесе Башкортстанда туып-үскән. Болар — очучы Мәгубә Сыртланова һәм снайпер Наталья Ковшова. Бүген юбилее уңаеннан олы хөрмәт белән искә алынучы Мәгубә Хөсәен кызы турында галим һәм язучы Суфиян Поварисов “Төнге фәрештәләр” романын, язучы-эзтабар Шамил Рәкыйпов “Кипарислар җыры” повестен, элекке “Кызыл таң”чы Әнвәр Сөләйманов “Башкортстан бөркете” очеркын язды. Роман, төгәлрәк әйткәндә, ике тапкыр Советлар Союзы Геройлары Муса Гәрәев белән Әхмәт-Хан Солтанга һәм Советлар Союзы Геройлары Мәгубә Сыртланова белән Ләйлә Санфировага багышланган.

Сыртлановлар — татар морзалары нәселеннән. Бәләбәй шәһәрен­дә гомер кичергән Хөсәен һәм Зәйнәп 1912 елның 15 июлендә туган кызларына Мәгубә дип исем кушалар, киләчәктә аның я табибә, я укытучы булуын телиләр, бу хакта үзенә дә әйтеп киләләр. Ләкин кыз ата-ана теләгенә һәрчак каршы төшә, мавыгу, шөгыльләре дә ничектер малайларчарак була. “Ир-ат һөнәрен сайлар бу, үзе теләгәч, урман кисүче, яисә юл эшчесе булсын әйдә”, — ди бераз ачуы килгән әти кеше.
Мәгубә Бәләбәйдәге татар-башкорт мәктәбендә укый. 1924 ел. Беркөнне дәрес барганда бик каты гөрелдәү ишетелә. Укучылар бер мизгелгә тын калалар да, “аэроплан” дип кычкырышып тышка йөгереп чыгалар. Самолет шәһәр читендәге болынга килеп төшә. Шәһәр тарихында беренче тапкыр. Халык самолет янына йөгерә. Мәгубә — иң алда. Барып җиткәч, учы белән сыйпап та карый хәтта.
Очучыны ниндидер “тимер кеше” дип күз алдына китерә башта. Баксаң, зәңгәр комбинезоны, башындагы шлемы, аягындагы унты дип аталган киеме генә үзенчәлекле итеп күрсәтә, ә болай гадәти кеше икән! Шул хәлдән соң кыз аэроплан турында уйланып, төннәр буе йоклый алмый ята. Нинди бәхетле бу “корыч кош”ка утырып очучы кешеләр!
Мәктәптән соң пионер һәм комсо­мол оешмаларында эшләп ала, әмма күңеле барыбер зәңгәр киңлек­ләргә ашкына. 1932 елда комсомол юлламасы буенча Балашов шәһәрен­дәге очучылар мәктәбенә китүгә ирешә. Укый да, эшли дә. Инструктор-укытучыларның сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлый, самолетның техник төзелешен ныклап өйрәнә, практик дәресләргә дә зур игътибар бирә. Бервакыт кызларны очучылар мәктә­беннән чыгару турында күрсәтмә би­релә. Хыялның челпәрәмә килүе шулмы? Ләкин тәвәккәл кыз югалып калмый. Ташкентка ук барып җитә. Укуын шунда дәвам итеп, техник тикшерүче һөнәре ала. Инженерлар әзерләү институтында белемен камилләштерә. Тбилисидагы һава флоты идарәсенә авиамоторчы булып урнаша. Тагын ике елдан шул ук шәһәрнең үзәк аэроклубында –очучы-инструктор. 1935 елда У-2 самолетында беренче тапкыр күкне иңли. Ул инде кече лейтенант дәрә­җә­сендә хәрби авиация мәктәбендә звено командиры. Мәктәп җитәк­челеге язган характеристикада тү­бәндәге юллар бар: “М. Х. Сыртланова — иң яхшы звено командиры. Махсус отрядта нибары биш ай чамасы булып, ул иптәшләре арасында олы абруй һәм мәхәббәт яулады. Күнегүләрдән тыш, Сыртланова отрядта күп кенә транспорт эшләре дә башкара. Моңарчы бездә аның кебек оста, тәҗрибәле звено командиры булмады. Урындагы линияләр­дә пассажирлар ташу да аңа йөкләтелде. Ул көненә — 5-6, кайчак аннан да күбрәк рейс ясый”.
Бөек Ватан сугышы башлана. Мә­губә самолеты белән госпитальгә яралыларны ташый. Фронтка җибә­рү­лә­рен сорап, хәрби комиссариат бусагасын таптый башлый. Ләкин барган саен үтенечен кире кагалар: “Син монда да кирәксең, мөһим эш башкарасың”, — диләр.
Бөтен ил көрәшкә күтәрелгәндә фронтка ашкынучы яшьләрдән ВЛКСМ Үзәк Комитетына хатлар ява. Шул исәптән кызлардан да аз булмый алар. Үзәк Комитет очучы хатын-кызлар полкы төзү тәкъдиме белән чыга. Бу эшне Советлар Союзы Герое Марина Расковага тапшыралар. Мәгълүм булуынча, бу кыю кыз ахирәтләре Полина Осипенко һәм Валентина Гризодубова белән берлектә 1938 елда Мәскәүдән Ерак Көнчыгышка “Родина” самолетында бертуктаусыз очып, дөнья рекорды куя. (Майор дәрәҗәсендәге М. Раскова 1943 елда 31 яшендә һава алышлары вакытында һәлак була).
Хатын-кызлар полкы турында Мәгубә дә ишетә һәм 4нче һава армиясе командующие Константин Вершининның кабул итү бүлмәсенә рапорт белән килә. Генерал аны игътибар һәм сабырлык белән тыңлый да болай ди: “Фронтта очышлар бик хәвефле, анда романтика юк, атыш та үтереш. Ныклап уйла, сең­лем!”
Мәгубәнең артка чигенергә исәбе юк:
— Зинһар өчен, фронтка җибәре­гез мине, иптәш генерал, ярдәм итегез! — дип ялвара.
4нче армия составындагы хатын-кызлар полкы Кавказ таулары итә­гендәге Асин станицасында урнашкан икән. Аэродром бакча эчендә утыра — барып төртелмичә күренми дә. Кинәт каршысына килеп чыккан кызны шунда ук таный. Ләйлә Санфирова — кайчандыр бергә укыган татар кызы бит бу! Кочаклашып кү­решәләр. Ләйлә ахирәтен штабка алып бара. Марина Раскова да шунда була. Шул ук көннәрдә истреби­тель­ләр полкы икегә бүленә: көндез­гегә һәм төнгегә. Мәгубә лейтенант Ләйлә Санфирова командалык иткән төнге очышлар ясаучы эскадрильяга тәгаенләнә. Кичен кызлар задание алып очып киткәч, Мәгубә моңсу­ланып кала. Әлегә аның самолеты юк. Кызлар бомбаларын дошман өстенә ташлап, бер-бер артлы әй­ләнеп кайта. Ләйлә бу төнне 7 тапкыр очыш ясый.
Полк командиры Евдокия Бершанская Мәгубәгә үз самолетын биреп тора. Фанердан гына ясалган бу самолетлар ПО-2 маркалы, сә­гатенә 100-130 километр тизлек белән генә оча, бернинди пушка, пулемет куелмаган. Немецлар аларны “Урыс-фанера” дип йөртә. Аның каравы җитезләр, тавышлары да көчле түгел, сиздермичә килеп чыгалар да, бомбаларны коеп, күздән дә югалалар.
1943 ел башында Төньяк Кавказ фронты һөҗүмгә күчә. Бу вакытка “Тамань полкы” дигән исем бирелгән хатын-кызлар полкына тыныч станицадагы урынны алмаштырырга туры килә. Герой исемен алучылар да, югалтулар да була. Яшь кенә очучылар Муса Гәрәев белән Әхмәт-Хан Солтан да боларга якын, кызлар белән аралашып, сөйләшеп йөриләр.
Мәгубә Сыртланова да үзаллы очышлар ясый башлый. Кайбер төн­не — унар тапкыр. Аңарда штурман булып очкан Раиса Аронованың Бәләбәй музеена җибәргән хатыннан: “Мәгубә тиз арада алдынгылар сафына басып, төнге очыш техникасын үзләштереп алды. Хәрби заданиене үтәү өчен полк ветераннары белән бер дәрәҗәдә оча башлады. Сугыш беткән көннәрдә инде ул хәрби очыш санын күп кенә ветераннардан арттырып җибәрде. Бер эскадрильяда озак вакыт хезмәт итеп, 1943 елның көзенә кадәр аның штурманы булдым. Күктә һәрвакыт үзен тыныч тотты, куркуның ни икәнен белмәде, штур­ман киңәшләрен җиренә җитке­реп үтәде. Башка штурманнар да аның белән очуны бәхеткә саныйлар иде...”
Чираттагы бер очыш алдыннан Мәгубә салкын тидереп, үзен начар хис итә. Шул вакытта авылдан хат ала. Әтисе вафат булган! Ләкин командирларына шушы кайгысын да, авыруын да белдерми, штурман белән очып китә. Бу юлы алар шактый катлаулы хәлләргә юлыга. Фашистлар прожекторы яктылыгына эләгеп, бөркеттәй түбән атылып аңардан ычкына. Самолет тирәсендә меңләгән ярчыклар кайнаша. Сул канатка ут каба. Инструкциядә каралганча, мондый очракта алар парашют белән сикерергә тиешләр. Ә бит аста дошман! Әсирлеккә эләгүгә караганда, якындагы диңгезгә барып җитеп, суга батып үлү яхшырак, ди­гән карарга килә кызлар. Мәгубә бу тирәдә еш очканлыктан, диңгез­дәге кечкенә бер ярымутрауны хәтерли. Ул безнең территориядә. Очкычның тизлеген соңгы чиккә кадәр арттырып, катлаулы пилотаж фигуралар ясап, шунда килеп төшәләр. Кабинадагы документларны алып, юешләнеп һәм манма тиргә баткан хәлдә үзебезнекеләргә барып кушылалар.
Сугыш елларында Мәгубә Хөсәен кызы ике Кызыл Байрак, II дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл Йолдыз” орденнары белән бүләкләнә. Барлыгы 782 хәрби очыш ясый.
Ә соңгысы — 1945 елның 3 маенда. Самолет Рейхстагка карап оча.
—Җиңү көнендә бу елан оясын килеп күрербез әле, — ди штурманы, казах кызы Хиваз Доспановага. Һәм сүзендә тора. 9 майны алар шушында каршылый. Бер машинага төялеп, Рейхстагка китеп баралар. Аның түбәсенә менеп, кара көйгән, караңгы кыяфәтле Берлин өстенә карап торалар. Исемнәрен язарга стенада урын да калмаган.
Соңыннан көндәлегенә язачак:
“Сугыш — көрәш. Көрәштә көчле­ләр җиңә. Без — көчлеләр токымы. Шуңа күрә җиңеп чыктык. Мылтык, снаряд, бомба, физик көч белән генә түгел, рухи бөеклек, кешелеклелек сыйфаты, бөтен дөнья иминлеге, киләчәк зур бәхет, матур тормыш өчен көрәшкәнлектән җиңдек”.
Якташыбыз 1945 елда Мәскәүдәге Җиңү парадында катнаша. Советлар Союзы Герое исеме аңа 1946 елның 15 маенда бирелә. Арытаба хәрби хезмәтен Кавказ якларында дәвам итә, Грузия гражданнар һава флоты ида­рәсендә звено командиры була. Сә­ламәтлеге нык какшап отставкага чык­кач, Казанга кайта, бер пред­прия­­тиедә контролер булып эшли.
Казан авиация заводында эшлә­гән ире Максим Федорович белән Светлана һәм Наталья исемле ике кыз үстерәләр.
Сигез ел буе каты чирләп, каһар­ман очучы 1971 елның 1 октябрендә нибары 59 яшендә вафат була һәм Казанда җирләнә.

Фәрит Фаткуллин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: