-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
2 август 2022, 21:05

Радий Хәбиров десантчылар һәйкәленә чәчәкләр салды

2 августта Уфаның Җиңү паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Десантчылар буыны берлеге» һәйкәленә чәчәкләр салды.

Радий Хәбиров десантчылар һәйкәленә чәчәкләр салды
Радий Хәбиров десантчылар һәйкәленә чәчәкләр салды

Тантана Русиянең Һава-десант гаскәрләре оешуга 92 ел тулуга багышланды. Монументны 2021 елда ачтылар. Ул дүрт буын: фронтовик, яугир-интернационалист, хәзерге заман сугышчысы-десантчы һәм малайга багышланган.

Композицияне Һава-десант гаскәрләре эмблемасы белән байрак һәм БМД-3 - десантның хәрби машинасы тулыландыра. Тантанада республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, вице-премьер Ирек Сәгыйтов, ветераннар, кадет сыйныфлары курсантлары һәм мактаулы кунаклар катнашты.

Русия һәм Башкортстан гимннарын башкарганнан соң, тантанада катнашучылар хәрби һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган десантчыларны бер минут тынлык белән искә алды. Шуннан соң салют яңгырады.

Республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Радий Хәбиров шулай ук Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллинның һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: