+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
2 август 2022, 11:55

“Шомбрат!" бәйрәменә рәхим итегез!

5 августта Стәрлетамакта мордва милли мәдәнияте республика фестивале узачак.

“Шомбрат!" бәйрәменә рәхим итегез!
“Шомбрат!" бәйрәменә рәхим итегез!
Быел "Башкортстан Республикасының Мордва милли-мәдәни үзәге" төбәк иҗтимагый оешмасына 25 ел тула. Юбилей уңаеннан 5 августта Стәрлетамакта " Шомбрат!” мордва милли мәдәнияте республика фестивале узачак.

“Шомбрат!” — мордва телендә сәламләү һәм сәламәтлек теләү, шулай ук Русия Федерациясенең күп кенә субъектларында үткәрелә торган мордва милли бәйрәме.

Фестиваль программасында "Мордва. Курай таҗында 300 ел” этнографик күргәзмәсе, мордва халык иҗаты буенча осталык дәресләре, бәйрәм концерты каралган.

Бу көнне “Башкортстан Республикасының Мордва милли-мәдәни үзәге" төбәк иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау җыелышы узачак, анда республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән оешма әгъзалары мордва халкының киләчәк этномәдәни үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышачак, якындагы биш елга рәисне һәм оешманың яңа составын сайлаячак.

Чараларда Мордовия Республикасыннан мәртәбәле кунаклар, иҗат коллективлары һәм артистлар катнашачак.
Фестиваль “Башкортстан Республикасының мордва милли-мәдәният үзәге” төбәк иҗтимагый оешмасы, мәдәният министрлыгы һәм Стәрлетамак шәһәре хакимияте ярдәмендә оештырыла.

Чаралар 13.00 сәгатьтә башлана.
Үткәрү урыны: Стәрлетамак шәһәр Мәдәният сарае,
Тукай урамы, 9.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: