Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое, гвардия майоры Александр Доставалов исемендәге башкорт батальонының хәрби өйрәнү урынында булды. Төбәк җитәкчесе сугышчылар белән аралашты һәм аларга махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә уңышлар теләде.
Исегезгә төшерәбез, яугирләрне озату тантанасы июльдә Чишмә районында урнашкан "Патриот" хәрби-патриотик паркы территориясендә узды.
Полигонга визиты вакытында Башкортстан Башлыгы тактик дәресләрдә һәм укыту-тренировка атуларында булды. Шулай ук Радий Хәбиров Башкортстан хатын-кызлары исеменнән сугышчыларга борынгы башкорт хәрби калканы сурәтләнгән талисман тапшырды. Бер атна элек шундый ук талисманнарны Радий Хәбиров Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон яугирләренә дә тапшырды.
- Мин хәрби әзерлекнең ничек баруын, тренировка бурычларын ничек үтәвегезне күрдем. Бу - бик четерекле эш. Гомумән, башкорт сугышчыларын һәрвакыт хөрмәт иттеләр һәм мактадылар, - диде Радий Хәбиров. - Ә безнең бурыч - сезгә ышанычлы тыл, гаиләләрегезнең иминлеген һәм тынычлыгын тәэмин итү. Сезнең җиңү белән кайтканыгызны көтәбез!