+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
10 август 2022, 20:51

"Балалар безне көтеп ала"

Башкортстан Донбасска егерменче гуманитар колонна җибәрде.

"Балалар безне көтеп ала"
"Балалар безне көтеп ала"

Уку елы башланганчы бер айдан да азрак вакыт калды, һәм Луганск Халык Республикасында урнашкан генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге 22нче Петровское мәктәбендә ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Башкортстан ярдәме белән балалар яңартылган, матур һәм якты бинада укыячак.

"Уфа районындагы "Башсельхозтехника" базасы территориясеннән Петровское шәһәренә 20нче автоколонна юнәлде. Нәкъ 5 ай элек без 1нче гуманитар ярдәмне җибәрдек һәм бу вакыт эчендә инде 1700 тоннадан артык гуманитар йөкне Луганск һәм Донецк халык республикаларына китердек. Бүген Петровское шәһәренә колоннаны 28 кеше һәм 14 берәмлек техника озата бара, алар 178 тонна йөк төяде”, - дип билгеләп үтте Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров. - Безнең республика шефлыкка алынган бу мәктәп өчен берничә тапкыр гуманитар йөк озатты.

"12 фургон төзелеш материаллары, шулай ук эчә торган су һәм озак саклана торган азык-төлек алып бара", - дип ачыклык кертте "Бердәм Русия" партиясе төбәк башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльмира Гутова.

Ул колоннаны озатуда катнашты. Кайбер машина йөртүчеләр ЛНРга гуманитар йөкне инде беренче тапкыр гына алып бармый һәм аларны балаларның нинди түземсезлек белән көтүен сөйлиләр.

"Бу - минем 17нче конвой. Ни өчен мин моның белән шөгыльләнәм? Анда безнең кешеләр! Ә безне балалар ничек каршы ала - каршы йөгерәләр, өлкән сыйныф укучылары машиналарны бушатырга булыша. Бер егет, Дима, һәрвакыт машинага керә, руль артында утырырга ярата, - дип сөйли Вячеслав Асеев. - Кайберәүләр әтисез калды, аларга ир-ат белән аралашу җитми. Без машина йөртүчеләрдән малайлар өчен туплар һәм велосипедлар җыйдык, аларга һәрвакыт коры паеклар таратабыз - алар безнең белән ашарга яраталар. Ә озатканда туганнар кебек басып торалар һәм көлешәләр...”

"Балалар безне көтеп ала"
"Балалар безне көтеп ала"
"Балалар безне көтеп ала"
"Балалар безне көтеп ала"
"Балалар безне көтеп ала"
"Балалар безне көтеп ала"
"Балалар безне көтеп ала"
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: