+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
13 август 2022, 13:09

Шәйморатов варисларына рәхмәт!

Луганск Халык Республикасының тышкы эшләр министры Владислав Дейнего үзләрендә социаль объектларны һәм инфраструктураны тергезү буенча Башкортстан белгечләренең эшен югары бәяләде.

Шәйморатов варисларына рәхмәт!
Шәйморатов варисларына рәхмәт!

Владислав Николаевич шулай ук искә төшергәнчә, нәкъ менә Башкортстан Русия төбәкләреннән беренчеләрдән булып ЛХР халкына ярдәм итә башлады.

- Башкортстан Башлыгы Красный Луч һәм Петровский шәһәрләренә, Штеровка бистәсенә – легендар генерал-майор Миңнегали Шәйморатов сугышкан һәм һәлак булган урыннарга күптән игътибар итте. Ул үзенең гомерен кызганмыйча шушы җирләрне фашистлардан азат итүдә катнашкан. Нәкъ менә шуңа күрә бу җир Башкортстан халкы өчен дә аерым әһәмияткә ия, - диде ул.

Министр сүзләренчә, ЛХРда торак пунктлар инфраструктурасына совет чорыннан көч салынмаган, шуңа күрә ул бик начар хәлдә. Әмма Русия төбәкләре ярдәмендә Луганск Халык Республикасында бу проблеманы хәл итүгә өметләнәбез, дип билгеләп үтте Дейнего.

- Бигрәк тә юлларның системалы эшли башлавы сөендерә. Башкортстан Красный Лучта асфальт заводы төзеде һәм юлларны төзү тизләтелгән темпларда барды. Моннан тыш, хәзерге вакытта генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге Петровское мәктәбендә капиталь ремонт бара.
Төзүчеләр мәктәпне ремонтлауны үз өстенә алдылар, 1934 елда файдалануга тапшырганнан соң, ул бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән.

- Капиталь ремонт тулы куәтенә бара, - дип сөйли Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов. - Параллель рәвештә эшчеләр гипсокартон монтажлау өчен металл каркаслар урнаштыра. 20 августка кадәр сантехника һәм электрика буенча эшләрне төгәлләргә планлаштырабыз. Хәзер без анда тагын белгечләрне чакырачакбыз әле. Бу эштә безгә үзидарә органнары вәкилләре һәм күрше төбәкләр актив ярдәм итә – бүген Ростов һәм Воронеж өлкәләреннән кешеләрне көтәбез. 1 сентябрьгә без барлык эшләрне дә төгәлләячәкбез.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: