+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
15 август 2022, 14:06

"Теге өсәү" арбасына утырып

20 августта Стәрлетамак шәһәренең Ю. Гагарин исемендәге паркында "Юлдаш" радиосының "Беҙ бергә!" тамашасын карарга барабызмы?

"Теге өсәү" арбасына утырып
"Теге өсәү" арбасына утырып

«Башкортостан» телерадиокомпаниясенең «Юлдаш» радиосы, «Галактика» җәмгыяте белән берлектә, дүртенче ел рәттән Башкортстан эстрадасы йолдызларын җыя. Бу бәйрәм паркның визит карточкасына әверелде, бирегә якын-тирә районнардан гына түгел, илнең башка төбәкләреннән дә йөзәрләгән тамашачы җыела.

Быел проект Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты исәбенә Гражданнар җәмгыятенә ярдәм фонды белән тормышка ашырыла.
Стәрлетамак шәһәре халкын һәм кунакларын быел да бай программа, күңелле уеннар, гаҗәеп бүләкләр көтә. Афишада 30га якын җырчы тәкъдим ителгән, алар үзләренең бай репертуарындагы хитларны гына башкарачак. Фестиваль кысаларында милли уен кораллары, костюмнар әзерләү белгечләреннән осталык дәресләре, милли бизәкләр күргәзмәсе һәм сату оештырылачак.

Фестивальне алып баручылар - "Теге өсәү", алар - "Юлдаш" радиосының иртәнге проектын алып баручылар.
"Беҙ бергә!" тамашачыларга аралашу шатлыгы бүләк итеп кенә калмый, ул халыкларны якынайта, алар арасында дуслык күперен ныгыта, шулай ук милли радионың Русия халыклары сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елында республиканың бай мәдәниятенә керткән өлеше булып тора.

20 августта Стәрлетамак шәһәрендәге Ю. Гагарин исемендәге паркка дуслык һәм сәнгать бәйрәменә рәхим итегез! Башлана 16.00 сәгатьтә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: