+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
17 август 2022, 15:20

Мәскәү, безне каршы ал!

18-28 августта Мәскәүдә башкаланың «Зарядье» паркында Урыс география җәмгыяте фестивале узачак, аңа быел 5 ел тула.

Мәскәү, безне каршы ал!
Мәскәү, безне каршы ал!

Чараның төп темаларының берсе Русия халыкларының мәдәни байлыгы булачак. Гомумән алганда, фестивальдә илебезнең 50дән артык төбәге катнашачак. «Зарядья»ның төп сәхнәсендә фольклор коллективлары чыгыш ясаячак, Лекторийда балалар һәм өлкәннәр өчен халык иҗаты буенча осталык дәресләре узачак, ә Кремль диварлары янында ук башкорт юртасы урнашачак. Анда шулай ук тарихи җиһаз элементлары, халык иҗаты осталарының эшләнмәләре, шулай ук көнкүреш әйберләре урнаштырылачак. Шулай итеп, башкала халкы һәм кунаклары Башкортстанның милли гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныша алачак.

Фестиваль ачылган көнне төп сәхнәдә «Аргымак» төркеме чыгыш ясаячак. Коллектив җитәкчесе, Башкортстанның атказанган артисты Ринат Рамазанов әйтүенчә, алар бай эчтәлекле концерт программасы әзерли, анда башкорт музыкасы һәм мәдәниятенең халык геройларын һәм туган як матурлыгын мактап телгә алучы матур үрнәкләре урын алган.

26 августта Урыс география җәмгыяте фестивале кысаларында Мәскәү шәһәрендә "Башкортстан Республикасы көне" узачак. Фестиваль кунакларын бу көнне «Сабантуй» спорт-уен программасы көтә. Бәйрәмне төбәк һәм Мәскәү шәһәре сәнгать осталары катнашлыгында зур концерт бизәячәк. Бу көнне мәскәүлеләр янә башкала коллективлары һәм солистларының чыгышларын күрәчәк, алар инде күптән һәм уңышлы эшли.

Башкалада яшәүче якташларыбыз, мәскәүлеләр һәм кунаклар өчен, әлбәттә, Башкортстан Республикасы сәнгать осталарының бәйрәм программасы иң зур бүләк булачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: