+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
18 август 2022, 17:04

Таш астыннан су акмас, хәрәкәттә бул!

19 августтан 12 сентябрьгә кадәр Президент Мәдәни башлангычлар фонды дүртенче махсус грант конкурсының заявка кампаниясен үткәрә.

Таш астыннан су акмас, хәрәкәттә бул!
Таш астыннан су акмас, хәрәкәттә бул!

Конкурсны үткәрүгә өстәмә рәвештә 1 миллиард сум бүлеп бирелгән. Чара Гомумрусия мәдәни тәңгәллекне популярлаштыруга һәм саклауга, «Мәдәниятне юкка чыгару» феноменына каршы торуга, санкция басымы шартларында традицион Русия рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга юнәлтелгән.

Конкурска 6 юнәлеш буенча проектлар тәкъдим ителә ала: «Горурланабыз», «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз», «Яңа мөмкинлекләр», «Донбасс Геройлары – Русия Геройлары», «Без бергә», «Мәдәни код».

Конкурста коммерцияле булмаган оешмалар (дәүләт учреждениеләре, дәүләт корпорацияләре, дәүләт компанияләре, сәяси партияләрдән тыш), коммерция оешмалары һәм шәхси эшкуарлар катнаша ала. Республика Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Башкортстанның 9 муниципалитетыннан коммерцияле булмаган оешмалар 45,5 миллион сумлык 25 гариза әзерләгән инде.

Гариза бирү өчен сайттагы шәхси кабинетта махсус форма тутырырга кирәк https://фондкультурныхинициатив.рф

Мәдәният министрлыгы республиканың коммерцияле булмаган оешмалары инициативаларына актив ярдәм күрсәтергә әзер.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: