+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
26 август 2022, 15:53

Халык партиясе - аның мәнфәгатендә

«Бердәм Русия» халык программасына үзгәрешләр әзерләде.

Халык партиясе - аның мәнфәгатендә
Халык партиясе - аның мәнфәгатендә

«Бердәм Русия» халык программасына 80 яңа тәкъдим әзерләгән. Алар мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык, шулай ук Донбасска һәм азат ителгән территорияләргә ярдәм итүгә кагыла.

Партиянең Генеральный советы секретаре Андрей Турчак сүзләренә караганда, халык программасы эшли башлаганнан бирле 2 меңнән артык социаль инфраструктура объекты төзелгән һәм ремонтланган, 100дән артык норматив-хокукый акт һәм 30 федераль закон кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез, ул 294 нигезләмәне үз эченә ала, аларны гамәлгә ашыру 2021 елдан 2025 елга кадәр каралган. Хәзерге вакытта аларның 72се (25 проценты) үтәлгән. Федераль бюджетта халык программасы пунктларын гамәлгә ашыруга 298 миллиард сум финанслау каралган.

Партиянең Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин искәрткәнчә, объектларда эшләрнең барышын контрольдә тоту өчен «Партия десанты» проекты эшли. Аның кысаларында 4 меңнән артык объект тикшерелде, ә иҗтимагый штабларга 20 мең кеше – барлык дәрәҗәдәге депутатлар һәм җәмәгатьчелек керде.

«Халык программасын тормышка ашыру кысаларында төп игътибар социаль әһәмиятле инициативаларга: мәктәпләрне, спорт объектларын һәм мәдәният йортларын ремонтлауга, шәһәр тирәлеген төзекләндерүгә, фельдшер-акушерлык пунктларын ачуга юнәлтелде. Партия эгидасы астында Башкортстанда халык программасы буенча 27 объект буенча депутатлар төркемнәре төзелде».

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: