+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
30 август 2022, 21:31

Без бу тарихны өйрәнүнең юл башында

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында Турахан мавзолее территориясендә күчмә цивилизацияләр Евразия музеен булдыру буенча эшче төркемнең күчмә киңәшмәсен үткәрде.

Без бу тарихны өйрәнүнең юл башында
Без бу тарихны өйрәнүнең юл башында

Радий Хәбиров Турахан төрбәсе янында алып барылучы казыну эшләре белән танышты. Монда мөселман каберләре табылды, археологлар алты җирләү урыны таптылар.

Мавзолей каршындагы мәйданда Радий Хәбиров шулай ук Уфа районы Подымалово авылы янында археологик казыну эшләре вакытында тапкан экспонатлар күргәзмәсен карады. Русия Фәннәр академиясе Этнологик тикшеренүләр институтының Көньяк Урал архнассиды бүлеге мөдире Илшат Бахшиев билгеләп үткәнчә, табышлар XIV-XV гасырларга туры килә. Экспонатлар арасында уклар, тәңкәләр, керамика савыт-саба элементлары, хайваннарны маркировкалау өчен тавро бар.

- Республика территориясендә беренче мәртәбә өч мич хәрабәләрен таптык, алар, мөгаен, ниндидер җитештерү комплексы – Алтын Урда чорының һөнәрчелек үзәге булгандыр, – дип сөйләде Илшат Бахшиев. - «Подмалово-1» авылы Турахан һәм Хөсәен бәк төрбәләре белән бер үк вакытта төзелгән. Шуңа күрә Евразия күчмә цивилизацияләр музее Башкортстанда Алтын Урда археологиясен үстерү өчен драйвер булырга тиеш

- Без зур ачышлар алдында торабыз. Халкыбыз тарихы серләр һәм ак таплар белән тулы. Без аларны әкренләп ачабыз. Безгә, һичшиксез, бөек кеше булган Турахан шәхесен ахыргача өйрәнү мөһим, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Шуңа күрә без биредә яшәүчеләр тарихны, этнографияне, ата-бабаларының борынгы көнкүрешен белсен өчен, күчмә цивилизацияләр Евразия музеен булдыру турында карар кабул иттек.

Күчмә киңәшмәдә «Архтамга» эксперт-проект бюросы директоры Рөстәм Әлибаев Евразия күчмә цивилизацияләр музее проекты кысаларында аның булачак мәйданчыгына анализ ясалганын, җирлек рельефын лазерлы сканерлауны үтәвен, тарихи белешмәләр туплаганнарын сөйләде.

- Турахан төрбәсе - Башкортстанның җәүһәрләренең берсе. Әлегә без зур юл башында гына. Шунысы мөһим, яңа музей комплексы кызыклы предметлар туплау гына түгел. Без монда Евразия тарихи чорларының төп материкларының берсен өйрәнү буенча җитди фәнни-тикшеренү үзәге булдырырга уйлыйбыз. Бу урынның фәнни, мәгариф, туристлык, һөнәрчелек потенциалы зур, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Ышанам ки, бу Башкортстан халкы һәм кунаклары өчен тагын бер мөһим тарихи урын булачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: