-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
7 сентябрь 2022, 21:41

Республиканың югары бүләге кемнәргә булыр?

Бүген Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы 2022 елда әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссиянең беренче утырышы узды. Беренче этапны үткән, формаль таләпләргә туры килгән конкурсантлар билгеләнде.

Республиканың югары бүләге кемнәргә булыр?
Республиканың югары бүләге кемнәргә булыр?

"Премиягә дәгъва итү өчен тәкъдим ителгән әсәрләр һәм эшләр җәмгыятькә билгеле һәм таныш булырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, комиссия карары белән, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгына матбугатта, телевидениедә дискуссияләр оештырырга, үз эшләрен тәкъдир итү өчен һәркемгә тигез вакыт бирергә тәкъдим иттек, — дип хәбәр итте республика Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов. - Барыгызны да бу дискуссиягә актив кушылырга чакырам һәм 2022 елгы Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва кылучыларны тәкъдим итәм.

Менә алар:
1. Юлдашева Тамара Ишбулды кызы - "Тимер гасыр", "Рух гөмбәзе: поэма, шигырьләр, тәрҗемәләр" ,"Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар" җыентыклары өчен.

2. Бәширов Ядкарь Әхәт улы - "Урал һәм Идел буе халыклары тарихына яңа караш", "Бөек Башкортстан. Халыклар: этник тамырлар, формалашу һәм үсеш", "Борынгы башкортлар. Тарихи мәгълүматлар", "Кол Гали һәм башкорт халкы мәдәнияте турында", «Башкорт хан. Урта гасыр ханнары" әсәрләре өчен.

3. Галимов Флүр Миншәриф улы - "Генерал Шәйморатов" тарихи романы өчен.

4. Сафаргулова Наилә Габделхәй кызы - "Йөрәк сүзе" (шигъри бәйге) авторлык проекты өчен.

5. Әлибаев Рөстәм Илдар улы, Актуганов Илфат Рәүф улы, Таҗетдинова Гөлфия Нур кызы - Башкортстан Республикасының Бөрҗән районында «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни музей комплексы экспозициясен булдыру проекты һәм аны төзү өчен.

6. Батталова Гәүһәр Тимерхан кызы, Гатауллин Урал Минизар улы, Арсланова Әлфия Басыйр кызы - илнең күренекле шәхесләре турындагы документаль фильмнар сериясе өчен ( "Минем исемем Салават", "Сайланган язмыш").

7. Буракаева Зөһрә Дикъкать кызы, Кәбиров Артур Зиннур улы, Низаметдинов Рәис Җәүдәт улы - "Салават варислары чигенми" спектакле өчен.

8. Нәҗиуллин Артур Искәндәр улы, Крюков Дмитрий Сергеевич - "Заһир Исмәгыйлев мирасының алтын битләре" проекты өчен.

Салават Юлаев исемендәге өч премия ике елга бер тапкыр әдәбият, сәнгать һәм архитектура әсәрләренең иң талантлы, үзенчәлеге белән аерылып торган, җәмәгать танылуы алган һәм Башкортстанның сәнгать, мәдәниятенә зур өлеш керткән өчен бирелә.

8-25 сентябрьдә киңкүләм мәгълүмат чараларында әсәрләр буенча фикер алышу оештырыла. Премия бирү турында соңгы карар киләсе утырышта кабул ителәчәк. Бүләкләү 11 октябрьдә, Башкортстан Республикасы көнендә булачак.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: