10 һәм 11 сентябрьдә "Кәрвансарай" сәүдә-эшлекле комплексы территориясендә ел саен уздырыла торган кулинария тамашасы оештырылды.
Бу - рестораторларны һәм яшь эшкуарларны берләштергән HoReCa индустриясе вәкилләренең Идел буендагы иң зур азык-төлек фестивале. Чарага 110 меңгә якын кеше килгән.
Фестиваль гастрономик яктан да, күңел ачу ягыннан да елдан-ел масштаблырак була бара. Фестиваль кысаларында пешекчеләр дөньяның төрле кухняларын, балалар һәм өлкәннәр өчен осталык дәресләре, яңа ризыклар һәм эчемлекләр тәкъдим иттеләр, Башкортстан Республикасының Кумертау балалар йорты файдасына хәйрия аукционнары үткәрделәр.