+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
18 сентябрь 2022, 16:04

Денис Майданов Уфада!

Аның белән очрашуга соңга калмыйсызмы?

Денис Майданов Уфада!
Денис Майданов Уфада!

17 сәгатьтә "Торатау" конгресс-холлының амфитеатрында «Хәрби биеклек» VII Республика авторлык патриотик җырлар фестивале башлана.

Масштаблы проектта Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе төбәкләренннән автор-башкаручылар, солистлар һәм музыкаль төркемнәр катнашачак.

Алар арасында «Десантное братство» (Ульяновск шәһәре), «Блокпост» (Димитровград шәһәре), «Контингент» (Ырынбур шәһәре), Артур Саянов (Севастополь шәһәре), Владимир Воронов (Череповец шәһәре), Игорь Дрягилев (Ярославль шәһәре), Валерий Петряев (Ярославль шәһәре) бар.
Фестивальнең хедлайнерлары - җырчы, композитор, Русиянең атказанган артисты Денис Майданов һәм Екатеринбург шәһәреннән «Уралбэнд» тынлы оркестры.

Башкортстанның патриотик традицияләренең визит карточкаларыннан берсе булган «Хәрби биеклек» патриотик җырлар фестивале бүген бөтен Русия буенча билгеле. Проект яшь буында үз Ватанына мәхәббәт, хәрби бурычка тугрылык тәрбияләүгә һәм Ватан геройлары турында халык истәлеген саклауга юнәлтелгән.

Чарага соңга калмагыз!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: