+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
21 сентябрь 2022, 10:25

Тарихи роман язу җиңел эш түгел

Күренекле әдип Флүр Галимов бу юнәлештә гаять колачлы хезмәт башкарган.  

Тарихи роман язу җиңел эш түгел
Тарихи роман язу җиңел эш түгел

Әсәрләре Мәскәү нәшриятларында һәм журналларында, шулай ук чит илләрдә дөнья күргән күренекле башкорт язучысы Флүр Галимовның “Генерал Шәйморатов” дип аталган тарихи романы “Агизел” журналының тулы бер санында басылып чыкканнан соң, республикабызның төрле төбәкләрендә бу күләмле әсәр буенча матур әдәби чаралар үтте. Стәрлетамак шәһәренең Абдулкадыйр Инан исемендәге башкорт-татар әдәбияты үзәгендә дә Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Фараби исемендәге халыкара әдәби премия, Русиянең Зур әдәби премиясе һәм Валентин Катаев исемендәге премия лауреаты Флүр Галимовның бу яңа романы буенча китап укучылар конференциясе югары дәрәҗәдә узды. Шунысы мәртәбәле – чарага язучы үзе дә килгән. Китап укучыларның роман, гомумән, башкорт әдәбиятының бүгенге торышы хакындагы сорауларына, автордан тыш, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Зәки Әлибаев та җавап бирде.

Флүр Миншәриф улы киңкатлам укучыларга күптән таныш автор. Аның “Яңа башкорт” романы гына да үзе ни тора! Моңача булмаган әдәби алым белән әлегәчә күтәрелмәгән тема – бизнес, һәм шулай ук, безнең әдәбиятта әлегә сурәтләнмәгән яңа герой – башкорт эшкуарының базар шартларына яраклаша алу-алмавы турында язган ул. Язучының арытабангы “Азгын тәүбәсе” трилогиясе исә адәм баласының фәлсәфи эзләнүләрен һәм рухи ачышларын, дөньяга үзенчәлекле карашын, иҗади азатлыкка омтылу мәсьәлә­ләрен күтәреп чыккан иде. Русиядә һәм башка илләрдә әлегә тугыз тапкыр басылып чыккан бу трилогиядә бөтен дөнья тарихы чагылдырылган: анда җәннәт бакчасында яшәгән Адәм белән Һава да бар (ягъни, дөньяның башы), башка дәверләр дә һәм хәтта ахрызаман да сурәтләнгән. Бу әсәрдә якты дөньяның иң зур серләренең берсе – яшәү мәгънәсе дә ачып бирелгән… Һәм менә тагын яңа юнәлеш – тарихи роман жанрына да тотынырга җөрьәт иткән язучы.
112нче Башкорт атлы дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатов турындагы романын язганда авторның Икенче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы темасын төптән өйрәнгәнлеге, тарихи мәгълүмат­ларны нык актарганы күренеп тора. “Бу романны иҗат итүгә төп этәргеч көч – Бөек Ватан сугышында Туган илебез һәм киләчәк буыннар өчен җаннарын фида кылган ата-бабаларыбызның рухлары алдында безнең буынның һәм шәхсән үземнең зур бурычымны тану булды”, – ди Флүр Галимов
– Бу романны байтак китап сөючеләр укып һәм үз итеп өлгерде. Китапханәгә йөрүчеләр дә, БДУ студентлары да роман белән актив танышты, – дип билгеләде әсәр турында чыгышында китапханә мөдире Гүзәл Ишбулдина да. Шулай ук роман буенча яшьләрнең үзләренең дә фикерләрен белдереп үтү күңелгә шатлык та, өмет тә өстәде. Димәк, яшьләр әдәбият белән кызыксына, тарихи роман кебек җиңел булмаган жанрны да өйрәнә, дип куанып утырдым шәхсән үзем. Мәсәлән, роман хакында БДУның Стәрлетамак филиалы студентлары Урал Таһировның һәм Элина Мусинаның (җитәкчеләре: Башкорт һәм төрки филологиясе факультеты деканы, филология фәннәре кандидаты, доцент Р. Х. Илешева) да чыгышы бик фәһемле булды.
Чынлап та, романга да, аның үзәгендә торган шәхес Миңнегали Шәйморатовка да сокланып, горурланып туйгысыз! Роман безгә легендар генералны тагын бер тапкыр, Флүр Галимов күзлегеннән, тарихи фактларны әдәби нечкәлекләр аша күз алдына бастырырга ярдәм итә. Чыннан да, күз алдына бастырыгыз әле: Миңнегали Шәйморатов бала чактан ук бик чос булган, тугыз яшендә ятим калгач, хәзерге Кырмыскалы районының Шәйморат (ул чакта Биштәкә) авылы баеның атларын көтә башлаган. Аның үтә дә сәләтле булуы шул вакытта ук беленгән, бәләкәй генә килеш гармунда уйнарга өйрәнеп алган малай­ның ничек атларны тыңлатуын авылдашлары башта аңлый алмый азапланган, ниндидер сихри көч белән алар үзләре утлауга чыга да, кичен кире байның ихатасына әйләнеп кайта! Соңыннан гына бу могҗизаның асылына төшенгәннәр, Миңнегали аларны билгеле бер көй уйнаганда яланга чыгарга, икенче көйгә туплауга төшәргә, өченче бер көйне яңгыратса, кайтырга өйрәтеп алган икән! Рәхәтләнеп гармунда уйнап утырып кына ат көткән. Шулай, бәләкәйдән шук та, башлы да булган киләчәктә танылачак разведчик, полководец һәм данлыклы генерал Шәйморатов…
Ә бит исәпсез-сансыз кыйралышлардан соң совет гаскәрләрендә төшенкелек, хәтта гомуми паника хөкем сөргән чорда яуга кергән полковник Миңнегали Шәйморатов җитәкчелегендәге 112нче Башкорт атлы дивизиясе. Бу легендар дивизия турында “Хәзинә” фольклор төркеме әгъзасы Әсма Галиулла кызы Яхина да бәян итә. Әйе, СССР буенча 46 милли часть, шул исәптән, 19 кавалерия дивизиясе төзелгән була. Араларыннан бер 112нче дивизия генә бу чаклы дан казана. Ә башка милли дивизияләрнең күбесе тәүге алышта ук кырылып бетеп, байтаклары әсир төшеп, калганнарын таркатырга туры килә. Ә Башкорт атлы дивизиясе бөтен Совет Армиясе солдатларын батырлыкка рухландыра, чөнки башкортлар яугир намусын гомереннән өстен куя!
Арытаба Агинәйләр оешмасы әгъзасы Гөлшат Мөхәммәтҗан кызы Кәлимуллина сүзне дәвам итә. Ул романда хатын-кызларның, сугыш балаларының тылдагы фидакарь хезмәтенә дә авторның зур игътибар бүлеп, тәфсилләп язуын билгеләде. Флүр Галимов язуынча, сугышта алышкан кайсы якның хатын-кызлары фидакарьрәк, көчле һәм чыдамрак, шулар җиңү яулый, дип әйткән икән бер акыл иясе. Чыннан да, “Совет солдатларының тыллары нык һәм ышанычлы булмаса, шулкадәр көчле, бөтен Европа илләрен диярлек пыран-заран китереп буйсындырган гитлерчылар чирүләрен җиңә алырлар идеме икән?” дигән сорау юктан барлыкка килмәгән бит.
Ниһаять, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган вакытта романның төп герое Миңнегали Шәйморатовка Русия Герое исеме бирелде. Бу турыда Абдулкадыйр Инан исемендәге башкорт һәм татар әдәбиятлары үзәген соңгы елларда җитәкләүче Әлмира Мөхәммәдиярова сөйләде. Әйе, батыр үзе үлсә дә даны кала. Халык шагыйре Кадим Аралбайның шундый шигъри юллары бар:

Җитмеш биш ел көтү
кирәк булган!..
Көттек хаклык таңы атарын.
Көтеп алды халкым төп
Указны:
“Шәйморатов –
Русия батыры”!..
Яшермәде яугир күз яшьләрен,
Шатлык яшен ничек тыясың?!
Командирларына салют биреп,
Соңгы ветераннар елады.

Флүр Галимовның “Генерал Шәй­моратов” романын Стәрлетамак язучылар оешмасы әгъзалары да дәррәү укып чыкты. Башкортстан һәм Русия Язучылар берлекләре әгъзасы, язучы-драматург Хәмит Иргалинның фикере аеруча мөһим:
– Романдагы фактлар дөреслегенә ышанам. Флорид Бүләковның 20 ел элек язылган “Шәйморатов - генерал” пьесасыннан башка бүген Башкортстан язучылары арасында Миңнегали Шәйморатов турында яңа ике генә әсәр язылды. Беренчесе – драматургия өлкәсендә минем “Генерал Шәйморатов” дигән пьесам, икенчесе – проза жанрында Флүр Галимовның “Генерал Шәйморатов” тарихи романы. Флүр Галимовның бу романы Башкортстан Республикасының иң зур бәһасенә – Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек! Әйе, башкорт әдәбиятында дан яулаган байтак әдипләрнең, кагыйдә буларак, бер генә әсәре киң яңгыраш ала һәм ул язучыларны халык арасында шул әсәрләре аша таныйлар. Ә күренекле язучы Флүр Галимовның “Яңа башкорт” романы да, “Салават батыр”, “Прометей” трагедияләре дә, “Азгын тәүбәсе” трилогиясе дә киң яңгыраш алып, дөньяның күп иллә­рендә басылып чыкты, мәртә­бәле премияләргә лаек булды... Әлбәттә, Флүр Галимовның бу әсәрләренең һәрберсе Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаеклы иде, – диде Хәмит Әбдрәхим улы.
Драматург белән тулысынча килешергә генә кала – әйе, язучы Флүр Галимов башкорт әдәбиятын яңа геройлар һәм яңа темалар белән баетучы да бит әле. Әсәрләрендәге геройларның эчке азатлыгы аша башкорт әдәбиятын бөтен дөньяга таныт­кан әдипнең “Генерал Шәйморатов” романы, һичшиксез, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек! Шушы ук фикерне шәһәр мәдәният бүлеге начальнигы Зөфәр Зиннәтул­лин һәм Стәрлетамак башкортлары корылтае рәисе Ләйсән Йосыпова да яклап чыкты.
Китап укучылар конференциясен йомгаклап, Язучылар берлеге рәисе, башкорт әдәбияты гыйлеме белгече, филология фәннәре кандидаты, тәнкыйтьче Зәки Әлибаев оештырыл­ган чараны югары бәһалады, Флүр Галимов әсәренә төпле, җитди анализ биргәннәре өчен студентларга һәм аларның гыйльми җитәкчесе Рәйсә Хәким кызы Илешевага, шулай ук чараны оештыручыларга эчкерсез рәх­мәтләрен җиткерде һәм стәрлета­маклыларның әдәбият, сәнгать белән кызыксынып яшәвенә соклануын да белдерде. “Флүр Галимов соңгы елларда генерал Шәйморатов һәм 112нче Башкорт атлы дивизиясенә багышлап бик күп көч түкте: “Генерал Шайморатов” романын, шул исемдәге пьеса һәм либретто, янә “Данлыклы 112нче” дигән киносценарий да язды. Язучының зур хезмәте дөрес бәяләнер”, – дип тәмамлады чыгышын Зәки Әлибаев.
...Халкыбызның бөек улы Миңне­гали Шәйморатов дивизиясе Туган илдә тынычлык өчен Доннан Эльбага кадәр мең чакрым җир үтә. Шәймо­ратовның каһарманлыгы озак еллар тиешле һәм гадел бәһаланмаса да, халык үз батырын бервакытта да онытмады, бүген дә ул утта янмас, суда батмас милли батырыбыз булып күңелләребездә яшәвен дәвам итә. Бу кадәр вакыйгаларны, бу кадәр фаҗигале язмышларны моңа кадәр күзгә чалынмаган детальләр аша сурәтләүгә, безне легендар шәхескә карата тагын да ныграк кызыксыну һәм соклану уята алган авторга рәхмәт әйтеп, арытаба да аңа уңышлар юлдаш булуын телик.

Римма ГАЛИМОВА,
шагыйрә, Стәрлетамак язучылар оешмасы җитәкчесе.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: