"Бу - Феликс Шәрипов. Без аның белән төрле елларда бер хәрби частьта хезмәт иттек - Байкал аръягындагы Борза шәһәрендә. Мин мотоукчылар бригадасында, ул - зенит-ракета бригадасында.
Без Феликс белән Кырмыскалыда таныштык, ул бүген - Башкортстанның төрле авылларыннан һәм шәһәрләреннән Ватаныбызны якларга киткән егетләрнең берсе. Башкортстаннан махсус хәрби операция зонасында ярдәм итүне меңләгән хәрби хезмәткәр көтә.
Без гади булмаган заманда яшибез. Әмма нәкъ менә гади булмаган вакытлар чын ир-егетләрне булдыра.
Хәрби бурычыгызны лаеклы үтәгез, кадерле якташлар. Һәм исегездә тотыгыз: сез һәм сезнең гаиләләрегез - хәзер безнең гаиләләр дә.
Туганнарыгыз өчен борчылмагыз, исән-сау әйләнеп кайтыгыз!" - дип язган республика Башлыгы.