+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
28 сентябрь 2022, 10:09

Безгә дә шундый хат ташучы кирәк!

Хат кына ташымый ди ул...

Безгә дә шундый хат ташучы кирәк!
Безгә дә шундый хат ташучы кирәк!

Әлшәй районының Михайловка авылыннан Илнур Дәүләтов танылу эзләми һәм миллионнарча акча эшләргә хыялланмый.

Илнур хат ташучы һәм участок сайлау комиссиясе рәисе булып эшли. Умарта тота, олы яшьтәге әнисен карый һәм көн саен авыл картларына булыша.

Даруханә, мәктәп һәм клуб кына түгел, юньле юлы һәм кибете дә булмаган бу авыл халкы үз хуҗалыкларына гына ышанып яшәргә күнеккән.

2008 елдан Илнур биредәге почта бүлегендә эшли башлый һәм социаль хезмәткәр вазыйфасын да башкара. Ул пенсионерларга азык-төлек алып кайта, өй эшләрендә булыша. Бераздан картларга булышу аның өчен ихтыяҗга әверелә, ә алар үзенең профессиональ бурычларын үтәргә генә түгел, ә теләсә кайсы вакытта тыңларга һәм ярдәмгә килергә әзер ачык, гади егетне ярата.

Авылда халык саны кими бара, социаль хезмәткәр вазыйфасын кыскарталар, шуннан Илнур картларга йөрәк кушуы буенча ярдәм итә башлый.

- Квитанцияләр алып кайтам, ә әбиләрем һәм бабайларым мине исемлек белән көтеп тора: кабельле телевидение, ут, газ өчен түләргә, икмәк, башка продуктлар яки дарулар алып кайтырга кирәк. Еш кына йортта ниндидер эшләр була. Яки алар җитештергән сөт ризыкларына сатып алучылар табарга яисә печәнгә заказ бирергә, машинада район үзәгенә алып барырга кирәк, - ди Илнур.

Кайчагында Илнур белән утырып сөйләшеп алу да җитә картларга. Ул бер үтенечне дә кире какмый! Их, безгә дә шундый Илнур кирәк иде...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: