+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
29 сентябрь 2022, 14:18

"Илне без якламасак, кем яклар?"

Октябрьский шәһәрендә солдатларны җылы ашлар ашатып, ерак юлга озаттылар.

"Илне без якламасак, кем яклар?""Илне без якламасак, кем яклар?"
"Илне без якламасак, кем яклар?"

Октябрьский шәһәрендәге «Уязы-тау» тау чаңгысы базасында, Башкортстан һәм Татарстан чигендә, хәрби өйрәнү урыннарына китүче мобилизацияләнгән республика солдатлары өчен туклану пунктларының берсен җәелдерделәр.

Солдатларны мәктәп туклануы комбинаты коллективы көтә. Пешекчеләрне комбинат бинасында әзерлиләр, ә бирегә термосларда китерәләр.

- Без Башкортстанның Уфа, Шаран, Зилаер, Бакалы һәм башка районнарыннан килгән, шәһәребез аша узучы кешеләрне ашаттык инде. Кәбестәдән, рассольниктан комплекслы аш, киптерелгән җиләк-җимешләрдән компот, шулай ук икмәк һәм күмәч - барысы да яңа һәм кайнар, - дип сөйли комбинат директоры Татьяна Абрамова.

Урында эшләүчеләр әйтүенчә, солдатдар югары рухта һәм җиңү белән кайтачакларына зур ышану белән янә юлга кузгалганнар. Алар: "Туган илне без якламасак, кем яклар?!" - дигән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас