

Нефтекамадагы коллонада Никита Зайнетдинов та бар. Аны әнисе Светлана, дәү әнисе Евдокия апа озатырга килгәннәр.
- Мин, әни кеше буларак, барлык аналарга да улларын исән-сау көтеп алуларын телим, - ди Светлана ханым.
- Оныгым киткәнче үк һәр көн догада идем, көн саен Холайдан Җир йөзендә тынычлык урнашуын сорыйм. Әле менә оныгымны озаткач, тагы да ныграк теләячәкмен, һәр бала исән-сау әйләнеп катйсын. Никита "Баба Дуся" дип йөгереп кенә тора иде, бик сагыначакмын, әмма Ватанны сакларга кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз. Тизрәк бу бәрелешләр бетеп, аларга исән-имин әйләнеп кайтырга язсын, - ди Дуся апа.
- Мин - Хәтирә әбиегез, 85 яшьтәмен. Оныгым Илдарны озаттым. Икенче оныгым Рамил дә китәргә тиеш иде, икесен озатам дип килгән идем, аның бронь булуы ачыкланды. Мобилизациягә эләкмәгәч, Рамилнең хәтта кәефе төште. Мин үзем - сугыш чоры баласы, ачлыкны да, барлык авырлыкларны да күрдек. Мондый хәлләр кабатланмасын, шуның өчен хәер-фатыйхабызны биреп, балаларыбызны озатабыз. Аерым кайгы кайгы түгел ул, илгә афәт килмәсен. Ә Ватаныбызның язмышы бүген шушы уллардан, ир-егетләрдән тора. Мин оныкларым белән горурланам, исән-сау булсыннар! Кайтканнарын каршы алырга да киләчәкмен! - диде Хәтирә Зәкиева.
Догаларыгыз кабул булсын, дәү әниләр!