+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
4 Октября 2022, 05:00

“Хәтер ипкеннәре”

Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Сәгыйтовның күптән түгел басылып чыккан китабы шулай дип атала.  

“Хәтер ипкеннәре”“Хәтер ипкеннәре”
“Хәтер ипкеннәре”

“Ипкен” “җылы бәреп торучы һава дулкыны” дигән мәгънәне аңлата. Һәм автор китапка эпиграф итеп түбәндәгеләрне китерә:
“Икмәген пешереп биргәннән соң суынып өлгермәгән мич ипкене...
Туган җиремдә тамырланган урман-үсемлекләр, төякләгән кошлар-хайваннар дөньясы, аккан су-елгалар, күлләр, тау-кыялар куәте ипкене...
Күк гөмбәзеннән яуган айлы-кояшлы, болытлы-давыллы нурлар җылысы ипкене...
Байтак яшәлгән елларым юлларында очраган бихисап кешеләрнең алчак йөзе, яхшы сүзе, изге теләге, күңел җылысы ипкене...
Җаныма-тәнемә, аңыма-рухыма сафлык, иман, әхлак, ныклык, әдәп бөркегән, сирпегән, сеңдергән ипкеннәр...
Мине Кеше иткән, хәтеремә уелган ипкеннәр...
Анонста язылганча, “күңел сизгерлеге, күз зирәклеге, акыл аеклыгы, рух тайпылмаслыгы, хәтер үткерлеге авторга үзенең язмышы аша республикабызның соңгы 80 еллык тарихын эченә алган дәвергә күз салырга мөмкинлек бирә. Катлаулы заманыбызга, уртасында кайнаган вакыйгаларга, әйләнә-тирәдәге кешеләргә”.

22 яшьлек егет чагыннан 73 яшенә кадәр өзлексез рәвештә җитәкче вазыйфалар башкарган Тәлгать Нигъмәтулла улы белән 45 еллап якыннан аралашсам да, аның каләм осталыгын белми идем әле. “Кызыл таң”ның 2021 елгы 23 март санында аның яшьлек дус­ты, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ турындагы очеркын укып хәйран калдым. Элек язмадымы икән, әллә минем күзгә чалынмаганмы?! Аннары, беркемгә дә сер түгел, татар, башкорт милләтеннән булган чиновниклар олыгайган көннәрендә истәлек-мемуар китапка тотынса, аны, гадәттә, урысча язалар. Ә “Хәтер ипкеннәре”ндә автор башкортча дөрес, төзек, матур җөмләләр, сурәтләү чаралары, тел байлыгы белән сокландыра.
Тәлгать Сәгыйтов бу зур хезмәтне язарга (аның жанрын “эссе” дип билгеләгән) ничек керешеп китүен тәфсилләп искә төшерә. Инде эштән туктагач, вакыт иркенәйгәч, аңа сабакташы, шагыйрь Ирек Кинҗәбулатов шалтырата. Очрашкач, Сәгыйтовлар гаиләсе турында зур мәкалә язар өчен материал туп­ларга теләвен әйтә. Шулай очрашкалап, сөйләшкәли башлыйлар. “Сүз арасында ул мине хатирәләр язарга өнди”, – дип искә ала Тәлгать Нигъмәтулла улы. – “Ничек тотынырга белмәсәң, исеңә төшкән фактны, башыңа килгән уй-фикерне аерым-аерым кәгазьгә төшер дә өстәл тартмаңа ыргыт. Вакыт җиткәч, аларны табып, ниндидер сюжет җебенә тезәсең дә – китап әзер”, – дип дәртләндерә. Миңа: “Яз, Тәлгать, яз”, – дип әйтүчеләр булмады түгел, булды. Ә Ирек ныклап тотынырга итә, ахрысы. Кайчандыр якташым Якуп Колмый агай миңа, каләм дә тотмаган, бер юл да шигырь язмаган кешегә: “Без сине, якташ, шагыйрь итәбез”, – дип әйткән иде. Өлгермәде. Бәлки, агаебызның бу сүзләре, нияте Иреккә васыять кебегрәк барып кергәндер...
2010 елның 30 апрелендә Ирек Кинҗә­булатов якын дустым Роберт Баимовның вафаты хакында әйткән иде. 2016 елның 2 июнендә шул ук телефон Ирек Кинҗәбу­латовның йөрәге туктавы турында хәбәр китерде... Соңгы очрашу, сөйләшүләрне, кулыңа каләм ал, дип үгетләүләрен вакытсыз киткән кордашымның васыяте дип кабул иттем... Аның үгет-киңәшен тотып, “Агизел” журналының ул вакыттагы баш мөхәррире Рәлиф Кинҗәбаевның кысымына бирелеп, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан “Еллар аша сөйләшү” дигән эссе яздым. Сугышта һәлак булган әтием турындагы бу язманың “Агизел”дә басылып чыгуы төрле хисләр уятты. “Әллә, чынлап та, язып караргамы икән?”, дигән фикер ныгына барды”.
Санкт-Петербургның “Премиум-пресс” типографиясендә басылган 536 битле зур форматлы бу китап авторның 80 яше тулган көннәрдә безнең кулларга килеп керде.
Тәлгать Сәгыйтов 1942 елның 31 июлендә Макар (хәзерге Ишембай) районының Макар авылында Нигъмәтулла Фаткулла улы Сәгыйдуллин һәм Зөләйха Әбелнәгыйм кызы Газизова гаиләсендә дөньяга аваз салган. Гаилә башлыгына улын күрү бәхете тими: 1942 елның мартыннан сентябренә кадәр Алкино лагеренда хәрби әзерлек үткәннән соң Калинин фронтына озатыла. Улы туганлыгын хат аша белә, “Исемен “Тәлгать” куштырыгыз!” дип яза. “Тәлгать” сүзенең ике аңлатмасы бар: берсе – “тышкы кыяфәт, буй-сын” дигәнне, икенчесе “үсүче, омтылучы” дигәнне аңлата. Яугир Нигъмәтулла бу исемне улының бөтен әгъзалары төгәл, буй-сыны килешле булып, гел алга омтылучан кеше булуын теләп сайлагандыр. Аның ике генә хаты килеп өлгерә, шул ук елның 28 ноябрендә Псков өлкәсе Великие Луки шәһәре янындагы сугышларда батырларча һәлак була.
Тәлгатьне җәмгыятькә лаеклы шәхес итеп үстерү Зөләйха Әбелнәгыйм кызының ялгыз башына төшә. Заманына күрә ярыйсы гына белемле була ул, гарәп, латин, кириллица имляларында укый, яза, озак еллар даруханә мөдире булып эшли.
Әнисенең эш урынына бәйле, Тәлгатькә төрле мәктәптә укырга туры килә: Макар, Салих, Петровск... Җиденчене Мактау грамотасы белән тәмамлагач, Уфадагы 1нче мәктәп-интернатка килеп урнаша, җәмәгать тормышында катнаша, күренекле шагыйрьләр, артистлар белән таныша, хәтта “Пионер очкыны” радиожурналын алып бара башлый. Кышкы каникулга кайткач, әнисе: “Балам, әллә кире кайтасыңмы, берүземә бигрәк кыен бит”, – ди. Үсмер бу сүзләрне үтенеч дип кабул итә һәм, интернат ничек кенә ошаса да, әнисе янына кайта. Бу вакытта аның да, башка кайбер Сәгыйдуллиннарның да фамилиясе “Сәгыйтов” дип үзгәртелә.
Егет, Макар урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Яхшы укуы белән бер үк вакытта комсомол эшләрендә ялкынланып йөри, университетның хор капелласында җырлый, архив материаллары белән мавыга, “Халык талантлары” радиожурналы тапшыруларын оештырып алып бара. Сәнгать училищесында укучы булачак тормыш юлдашы, үз районнарының Көзән авылы кызы Фәрзәнә белән таныша. Соңгы курста “Хәким Гыйләҗев поэзиясе” дигән темага диплом эше яза башлый.
Күпкырлы, тирән эчтәлекле студент тормышын Тәлгать Нигъмәтулла улы “Хәтер ипкеннәре” китабында тәфсилләп бәян итә. Кешенең шәхес булып формалашуында, атап әйткәндә, китаплар йогынтысына югары бәя бирә: “Китаплар – яшәеш чагылышы. Анда без тарихның үзен дә, киләчәккә карашын да, үрнәк булырлык, гыйбрәт алырлык мисалларын да табабыз. Геройлар урынында булсам, мин нәрсә эшләр идем, теге яки бу ситуациядә үземне ничек тотар, нинди адым ясар идем, алар сыман уйлар, сөйләр, мөгамәлә итәр, эшләр идемме, әллә башкачаракмы, дип, үземә үлчәп, таманлап карый торган гадәтем бар. Уңай күренгәннәрен, күңелемә ятканнарын үземә кулланма итеп алып, яхшы сыйфатларын үзләштереп, тормыш юлында алар белән аерылгысыз бергә атларга ниятләнә идем... Китапларга чиксез рәхмәт: кешеләргә игътибар, илтифат итү, ихтирам күрсәтү, тыйнаклык, сабырлык, олысына-кечесенә, хатын-кызларга мөнәсәбәт, гомумән, кешеләр белән матур мөгамәлә урнаштыру нинди дәрәҗәдә мөһим икәнлеген, аларның югары әхлакый, тәрбияви биеклеккә әйдәүче көч икәнен аңлаттылар.
Мин боларны үземә сеңдерергә тырыштым, күп дәрәҗәдә китап тәрбиясе җимеше дә мин. Моны башкалар да күрде бугай.
Хәтеремдә, студент чагымда ук әле ихтирамлы укытучыбыз, галимебез, язучыбыз Әнүр агай Вахитов авыр күренгән күләмле генә портфелен тубыгы тирәсендәрәк салындырып тотып, күзлек астыннан тын гына карап торыр-торыр да: “Аптырыйм мин сиңа, Сәгыйтов, кайдан синдә мондый европача тәрбия?” – дияр иде. Тагын да бер очраганда: “Менә ике кешене беләм европача тәрбия­ләнгән: син һәм Әхмәт Сөләйманов. Кайдан ул сездә – авыл малайларында?” – дип гаҗәпләнүен белдерә иде...”
Югары вазыйфаларда да аның кешелекле, кечелекле булуын төрлечә кабул итәләр. КПСС Өлкә комитетының мәдәният бүлеге мөдире чагында аның әдәбият, сәнгать кешеләре белән сөйләшкәнен ишетеп калган Өлкә комитеты секретаре Д. Ә. М. чакырып ала да шелтәли башлый: “Син ничек сөйләшәсең? Имеш, шулай итсәгез ничек булыр?” “Минемчә, шуңа игътибар итсәгез яхшы булмасмы?” “Шул чыганакны карарга онытмагыз”. Син бит обком. Шулай-шулай итегез, шулай языгыз, дип катгый, каты итеп әйт!”
Тәлгать Сәгыйтов, мондый кисәтүләргә, “акыл өйрәтүләр”гә игътибар да итмичә, үз принцибы буенча яши, эшли.
БДУны тәмамларга алты ай калганда, 1964 елда, аны ВЛКСМ Өлкә комитетының укучы яшьләр һәм пионерлар бүлеге инструкторы итеп эшкә алалар. Ләкин әнисенең: “Кайт, балам, берүземә авыр”, дигән үтенеченә колак салмый булдыра алмый. Башкаланы, яхшы гына башланып киткән эшен, йөргән кызын вакытлыча калдырып, туган авылы мәктәбенә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта. Ләкин шул ук елның октябрь ахырларында ВЛКСМның Ишембай шәһәр коми­тетының икенче секретаре итеп сайлап куялар. “Ишембайда фатир бирәбез, әниеңне дә алып килерсең”, – дип тә тынычландыралар.
Яшь белгеч монда да ялкынланып эшкә тотына. Тиздән комсомол шәһәр комитетының беренче секретаре итеп сайлыйлар. Сөйгән яры Фәрзәнә Фаткулла кызы белән гаилә кора (ул училищедан соң Ишембайга кайтып, балалар музыка мәктәбендә укыта). 1967 елда беренче уллары Азамат туа.
Уфадан киткәненә дүрт ел дигәндә Тәлгать Сәгыйтовны яңадан шунда чакыралар: ВЛКСМ Өлкә комитетының берьюлы өч бүлегендә эш тәкъдим итәләр. Ул күңеленә якын булган пропаганда һәм мәдәният эшләре бүлеген сайлый. Фәрзәнә ханым исә Уфа сәнгать институтының вокал кафедрасына укырга керә. Диплом алгач, аның опера театрында яисә филармониядә җырлап, зур уңышларга ирешү перспективасы булса да, ул педагоглык һөнәрен өстен күрә, үзе тәмамлаган сәнгать училищесында һәм институтында озак еллар буе яшь җырчылар әзерли.
Тәлгать Нигъмәтулла улы бу китабында республика яшьләрен тәрбияләү, аларга җитәкчелек итү “штабы”нда эшчәнлеген тәфсилләп яза. Аны укыганда 70нче еллар егетләре-кызларының яшьнәп яшәвен яңадан күз алдына бастырасың, яңа фактларны беләсең, онытылганнарын искә төшерәсең.
Комсомолда билгеле бер яшькә кадәр генә эшләү рөхсәт ителә. Анда тәҗрибә туплаган, “чарланган” кадрларны нинди эшкә күчерү – партия органнары карамагында. Сәгыйтов та шундый яшькә җитә. Әле ул яза: “Комсомолга барлыгы 11 елга якын гомерем бирелде. Һәм менә аның белән хушлашыр көн дә җиткән. Пленумда миңа карата яхшы сүзләр әйттеләр, истәлекле бүләк тапшырдылар. Мин дә комсомолга – яшьлегемә, комсомолга – язмышыма, комсомолга – тәрбиячемә, укытучыма, остазыма, дәртле, тиктормас, гел алга омтылган оптимист-комсомолга, ярдәмчеллек, теләктәшлек, рәхимлелек көчен аңларга, дуслык-иптәшлек кадерен белергә, эшләргә, яшәргә, тормышны яратырга өйрәткән комсомолыма рәхмәт әйттем.
Гасыр ахырындагы унъеллыкта СССРны таркатырга, Коммунистлар партиясен юкка чыгарырга омтылган “демократлар”, “либераллар”, аларга ияргән төрле төсле көчләр комсомолны да тамырыннан юкка чыгарырга тырыштылар. Нинди генә пычрак якмадылар аңа, нәрсәдә генә гаепләмәделәр! Шөкер, берсе дә ябышмады комсомолга. Күпләрнең якты язмышы, күпләргә тормышка ашмаслык хыял булып калды ул – комсомол! Минем дә!”
Тәлгать Нигъмәтулла улын комсомолдан БАССР Язучылар берлегенә оештыру эшләре буенча секретарь итеп күчерәләр. Әдәбиятчыларыбыз ялкынланып иҗат иткән, берлектә мәшһүр затлар – Хәким Гыйләҗев, бераздан Әсгать Мирзаһитов рәис булып эшләгән заман. Үзенең мондагы вазыйфасын вакытлыча дип фаразлаган (гамәлдә бу шулай булып чыга да) Сәгыйтов иҗади оешмада да якты эз калдыра, әдәби чаралар оештыра. Урыс телен дә яхшы белгәнлектән, ял вакытларында башкорт әдипләренең әсәрләрен, мәсәлән, Ногман Мусинның “Мәңгелек урман” һәм тагын ике романын, кайбер каләм­дәшләренең пьеса, шигырь, поэмаларын урысчага тәрҗемә итә.
Аның арытабангы эшчәнлеге КПСС Өлкә комитетының мәдәният бүлеге инструкторы вазыйфасында дәвам итә. Шулай ук көтмәгәндә аны “Һәнәк” журналының баш мөхәррире итеп тәгаенлиләр. Андагы коллектив белән бер ел да сигез ай эшләгәч, югарырак вазыйфага – БАССРның Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп күчерелә.
Тәлгать Сәгыйтов ярты гасыр буе төрле вазыйфалар башкарганда бихисап күп рес­публикакүләм, илкүләм, дөньякүләм вакый­галарның шаһиты була. Әле килеп, үз күргән-кичергәннәре турында кәгазьгә төшер­гәндә исендә калганнарын башка чыганаклар (гәзит, журнал, китап) белән чагыштыра, ачыклый, дөресли. Күпсанлы матбугат чараларында басылганнар белән әле дә танышып баруы сокландыра. Ул телевидение һәм радио комитетына җитәкчелек иткәндә КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Леонид Ильич Брежнев вафат була. “Матбугат, радио, телевизор аша бу кайгылы хәбәрне халыкка ни рәвешле җиткерергә? Гәзитләргә, ярый, үрнәк бар. 1953 елда И. В. Сталин үлгәч, кайгылы хәбәрне кара рамкага алып биргәннәр. Әле дә шулай булыр. Радиода да хәбәр эчтәлеге һәм дикторның тавышы кайгылы ноталарда булырга тиеш, – дип яза китап авторы. – Ә телевидение ил башлыгы матәмен тәүге тапкыр күрсәтә. Халыкка дөрес җиткерү – минем шәхси җаваплылыгым. Үзәк телевидение һәм Бөтенсоюз радиосы тапшырулары программаларын алдыма салдым, телевизорны һәм радионы кабыздым, игътибар белән карап, тыңлап, үзем өчен язып барам: эфирдагылар программага тап киләме? Килми, ситуациягә карап үзгәртелә. Димәк, мин дә, алдан программага язылган булса да, күңелчәк, мажор тондагы тапшыруларны алмаштырырга тиешмен. Телевидение дикторлары КПСС Үзәк Комитетының олы югалту хакындагы хәбәрен, мәрхүмнең биографиясен, кайгыларын белдергән шәхесләр, граж­даннарның, оешмаларның хатларын укыганнан, интервьюлар алганнан соң симфоник оркестрлар чыгышлары, төрле балетлар, гадәттә, “Аккош күле”н кабатлыйлар. Мәскәү хәбәрен бирер өчен үзебезнең нинди тапшыруыбызны бүлгәнбез, яки алып ташлаганбыз икән, дип уйланып утырганда “Кызыл таң” гәзитенең 2021 елның 8 гыйнвар санында Фәрит Фаткуллинның мәкаләсе күзгә ташланды. Анда болай дип языла: “Шимбә киче. Милиция көненә карата Башкортстан телевидениесендә музыкаль тапшыру бара иде. Җырчы Раил Кучуков кыскача котлау сүзе әйтте дә, “я вам спою две песни”, диде. “А-а-а!” дип сузып җибәрүе булды – тапшыру өзелде һәм экранда “Москва” дигән язу чыкты. Кич буе “Аккош күле” балетын бирделәр...”
Тәлгать Сәгыйтов Телевидение һәм радио комитетына алты елдан артык җитәкчелек итә, бер үк вакытта БАССР Журналистлар берлеге рәисе вазыйфасын да башкара. Мәдәният министры булып ике тапкыр эшли. 7,5 ел “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире булып эшли. 2001 елның декаб­рендә республикабыз Мәдәният министр­лыгының ТЮРКСОЙдагы вәкиле булып Төр­киягә китә, 60 яшен шунда каршылый. Ике елдан Уфага кайта. Мәшгульлек система­сының уку-укыту үзәге директоры булып 2016 елның 1 гыйнварына кадәр эшли. Аның фидакарь хезмәте Русиянең һәм Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исемнәр, Салават Юлаев ордены белән билгеләнгән. Ул – шулай ук, Ишембай районының шәрәфле шәхесе.
Фәрзәнә һәм Тәлгать Сәгыйтовларның уллары да киң билгеле шәхесләр. Азамат – Кече эшкуарлыкны үстерү һәм ярдәм итү фондының генеральный директоры. Салават – М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры. Бу ике гаиләдә Шәүрә, Зәлифә, Сәлимә исемле кызлар, Буранбай, Урал исемле малайлар үсә. Аларның барысы турында да Тәлгать Нигъ­мәтулла улы “Хәтер ипкеннәре” китабында яратып һәм горурланып яза.
Бу гаять җитди, зур хезмәт республикабыз тарихы, аның шәхесләре белән кызыксынучылар өчен өстәл китабы булып торырлык. Аның авторы Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә һичшиксез, лаек, дисәм, миңа күпләр кушылыр.

Фәрит Фаткуллин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас