Быел март аенда Дүртөйле районы үзәкләштерелгән китапханә челтәре мәдәни башлангычлар өлкәсендә Президент фонды конкурсы грантына ия булды. “Шигъри көч Z” дип аталучы грант проектын тормышка ашыру кысаларында Дүртөйле шәһәр китапханәсендә “Яңа дулкын” дигән шигъри мәктәп барлыкка килде. Аңа шигърияткә гашыйк, иҗат белән мавыгучы яшьләр, үсмерләр тупланды.
Уфадагы “Шигъри марафон”да “Шигъри көч Z” проектының җитәкчесе Илмира Басимова, оештыручылары Алсу Әхмәтова, Ләлә Мөкминова, Зөлфия Закарина һәм “Яңа дулкын” шигъри мәктәбенең иң актив әгъзалары Илүзә Фәйзуллина, Диаз Галәветдинов, Җәмилә Байрашева, өлкәннәрнең “Дулкын” әдәби-иҗат клубыннан дүрт китап авторы, бихисап иҗади бәйгеләр җиңүчесе Клара Сәфәрова, шагыйрь Алексей Бичурин мәйдан тоттылар. Милли киемдә чыгыш ясаган Дүртөйле шәһәр китапханәсе хезмәткәре Ләлә Мөкминова, табадан гына төшкән иҗат җимешләрен укып ишеттереп, шулай ук көчле алкышларга лаек булды. Ә менә Дүртөйле шәһәр китапханәсенең баш китапханәчесе Алсу Әхмәтова тамашачы игътибарына халык шагыйре, Дүртөйленең данлы улы Наҗар Нәҗминең “Ут күрше” дигән шигырен тәкъдим итте.
– Бүген дә бу шигырь бик актуаль дип уйлыйм, чөнки хәзер бер-беребездән читләшеп, ерагаеп барган заманда яшибез. Бер подъездда, бер йортта гомер кичерүчеләр күршесендә кем яшәвен белми, хәл белешү түгел, исәнләшми дә. “Ут күрше” шигырен тыңлаганнар күршеләренә ихтирам һәм игътибар белән карый башлар дип ышанам, – диде ул.
Шигъри марафонны республикабызда автор җыры хәрәкәтенә нигез салган шагыйрь, тәрҗемәче Николай Грахов, юмор остасы, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы Леонид Соколов, “Башкортстанның халык гәзите” мөхәррире Светлана Гафурова, шагыйрәләр Лилия Каипова, Айгөл Җәмилова, Наталья Михайлова, Гөлсем Хисмәтова, бөек Шәехзадә Бабичның туганы Тәүриз Бабичевның тирән эчтәлекле чыгышлары бизәде.
Чара кысаларында Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә буккроссинг-күргәзмә оештырды. Аннан һәркем күңеленә хуш килгән китапны алып кайтып китте.
– “Шигъри марафон”нан якты тәэссоратларга баеп кайттык, – дип уртаклашты Дүртөйле иҗатчылары. – Профессионал язучылар һәм шагыйрьләр каршында чыгыш ясау безне дулкынландырды да, горурлык хисләре дә кичердек. Безнең быел яз гына нигез салынган “Яңа дулкын” шигъри мәктәбе әгъзаларының чыгышларын жюриның югары бәяләве иңнәргә канат куйгандай булды. Биредә шуны да әйтик: безнең шигъри мәктәптә яшь каләм тибрәтүчеләр өчен билгеле язучылар, шагыйрьләр белән онытылмас очрашулар, осталык дәресләре, видеоконференцияләр, “түгәрәк өстәл”ләр еш оештырыла. Мәктәпнең төп максаты – үсмерләр һәм яшьләр күңелендә иҗатка кызыксыну уяту, яшь, сәләтле авторларга ярдәм күрсәтү, халкыбызның рухи мирасын саклау һәм баету. Тиздән мәктәбебез яшь иҗатчыларының иң-иң яхшы эшләре аерым җыентыклар булып дөнья күрәчәк!
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Фото: А.Әхмәтова.