

Волонтерлар йорт яки хуҗалык буенча социаль, психологик, көнкүреш ярдәме күрсәтә, мөрәҗәгать итүче исәбенә беренче кирәк-яракларны китерә ала-мәсәлән, даруханәдән дарулар һәм азык-төлек.
М. М. Шәйморатов исемендәге штаб көн саен-9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Ярдәм алу өчен шалтыратыгыз: 8 (800) 201-89-03
Башкортстанда волонтерлык үзәкләренең адресларын һәм телефоннарын белү өчен әлеге сылтама буенча узыгыз: https://vk.cc/chaeaW
Әгәр сез үзегез дә волонтер булырга, махсус операциядә катнашучыларның туганнарына һәм гаиләләренә булышырга телисез икән, колл-үзәк телефоны яки Башкортстан территориясендә "Бердәм Русия"нең теләсә кайсы бүлекчәсенә мөрәҗәгать итегез.