

Кырмыскалы районының Бозаяз авылында туып-үскән, Уфада гомер иткән әдибә Дилә Булгакованы да бу якта үз итәләр. Билгеле инде, ул аеруча әдәбият сөючеләргә якын. Баксаң, әлеге якынлык Нуриманның ике Халисәсеннән башланган икән. Озак еллар районның мәдәният өлкәсен җитәкләгән билгеле әдибә Халисә Мөдәрисова белән Дилә Хәмзә кызын ярты гасырдан артык дуслык җепләре бәйли.
– Дилә апа белән танышканда миңа 17 яшь иде, – ди ул. – Яңа гына мәктәп бусагасын атлап чыккан кыз чагымда ул миңа бик кадерле бер сабак бирде – матурлыкны күрә, тоя, аңлый һәм дөрес бәяли белергә. Шуңа күрә мин дөньяның кайсы гына кыйтгасында, нинди генә урынында булсам да, матурлык эзлим. Иң билгеле музейлардан альбомнар китапханәмдә саклана, иң затлы мөнбәрләрдән дә кадерлерәк табигать гүзәллекләре шигырьләремә үрелгән, ә дустымның күз нурлары сәйләннәр булып чигелгән калфак, яулыклары һәрвакыт үзем белән. Алай да, аларның бик затлысын Уфадан кайтканда бер хәерсезе урлап качты. Моңа икебез дә бик борчылдык. Быел Кавказга ял итәргә ул үзе белән сәйләннәрен дә алып барган. Инде күзләре начар күрсә дә, тагын бер асыл бүләк чигүнең әмәлен тапты – безнең белән барган сеңлесе энәгә сәйләннәрне кидереп торды, ахирәтем чикте. Уфа урамында, яисә мәдәни чараларда ул чиккән матурлыклар әллә каян “Мин Диләнеке!” дип балкып тора. Аны кигән ханым-туташлар белән күз карашы ярдәмендә генә бу хакта аңлашып та алабыз, и, рәхәт була, күңел яктыра инде!
Дилә апаны Нуриман яклары белән якын иткән тагын бер Халисә (Мөхәммәдиева) болай ди:
– Дилә апа миңа биргән бик кадерле сабак – күзәтүчәнлек. Ул тирә-юньдәге һәр кешегә, һәр күренешкә бердәй игътибарлы. Әле үзенең әти-әнисе исән чакта ук безгә кайтып йөрделәр. Киң басулы Кырмыскалы якларыннан безнең Нуриман ягы урманлы булуы белән аерылып тора, шуңа алар бездәге хозурлыкны бик яратты. Ә Дилә апа безнең бакчада кайда нәрсә үсүен, күршеләр кемнәр, әткәйнең атын, хәтта безнең этнең кушаматын да хәтердә калдырган. Барыбызга да бер Дилә апа инде ул...
Әдибә иҗатына багышланган әдәби кичә “Мәңгелек ут яна” дип аталды. Чыннан да, илдә яшәүче һәркемнең йөрәгендә бу көннәрдә янган изге ут аның эчтәлегенә дә күчте – ул Ватаныбызны нацистлардан азат итүче ир-егетләребезгә ярдәм оештыру белән бергә алып барылды, моның өчен катнашучыларга махсус счет тәкъдим ителде.
Башкортстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев, республика татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасыннан Динә Морзакаева, Флүсә Назаргулова шушы ике теманы да үзәккә алып чыгыш ясадылар. Нуриман районы хакимияте башлыгы урынбасары Гөлүс Сакаев, ветераннар советы рәисе Долорес Хамматова, мәдәният идарәсе җитәкчесе Линиза Хәлилова Дилә Булгакованың иҗатындагы ватанпәрвәрлек рухын югары бәяләде. Шагыйрәнең үз чыгышы да Туган илгә, халкыбызга, аның данлы тарихына изге сөю белән сугарылган иде.
Әдибәнең иҗатташ дуслары Роза Якупова, Гүзәл Мәсәгутова, Илнур Вәлитов, Резида Сабитова, Нуриман районының “Ак инәйләр”, “Хазинә” фольклор коллективлары кичәнең башыннан азагына кадәр ямь өстәде.
Район мәктәпләрендә укучы балалар татар һәм башкорт телләрендә Дилә Булгакова шигырьләрен яттан сөйләде. Аның сүзләренә язылган җырларны Хәлим Хәлилов, Илвир Мозафаров, Радмир Якупов башкарды. Ә танылган автор-башкаручы Миләүшә Имашева Дилә Хәмзә кызына бүләккә “Көз генәм” шигыренә җыр язган. Аның “Нуриманым – җан төягем” җырын башкаруы кичәнең иң югары ноктасы булгандыр. Чараны башкорт һәм татар телләрендә Рәмилә Гыйльванова һәм Ләйсән Габдрахманова алып барды, сценарий авторы һәм куючы режиссеры – Эльвира Газизова.
Дилә Булгакова иҗатына багышланган бу күркәм чара нуриманлылар күңелендә нурлы, иманлы, игелекле кичә буларак озак сакланыр әле.
Резида ВӘЛИТОВА.
Нуриман районы.