+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
31 октябрь 2022, 04:05

Депутатлар халыкка якыная

Бүздәк район Советының чираттагы утырышы Кәпәй-Кобау авылында үтте.

Депутатлар халыкка якынаяДепутатлар халыкка якыная
Депутатлар халыкка якыная

Депутатларның күчмә утырышына районның авыл биләмәләре хакимияте башлыклары да чакырылган иде. Чарада катнашучылар Кәпәй-Кобау мәктәбе эшчәнлеге белән танышты – биредә 2021 елдан заманча технологияләргә нигезләнгән “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге эшли башлады. Социаль өлкә объектларыннан фельдшер-акушерлык пункты шулай ук авылның горурлыгы саналырга хаклы. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында тө-зелгән медицина пункты тудырылган уңайлы шартлар буенча районның бу төбәгендә башкаларга үрнәк булып тора.
Советның көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Кәпәй-Кобау авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рифмир Зарипов һәм бу төбәктән Бүздәк район Советы депутаты Гөлназ Шәяхмәтова чыгышлары тыңланды.
Күчмә утырышка чыгарылган мәсьәләләр арасында Кәпәй-Кобау авылында туып-үскән, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдиновның үзенчәлекле башлангычы зур кызыксыну тудырды. Бүздәк төбәгенең билгеле ватанпәрвәре авылда Халык иҗаты һәм сынлы сәнгать үзәге төзергә тәкъдим итә. Халык депутатлары, башлангычка уңай мөнәсәбәтен белдереп, аны хуплады.
Район Советы утырышында катнашучылар шулай ук авыл мәчетендә булды, районнан өлешчә мобилизациягә җәлеп ителүчеләр исәнлегенә дога кылды.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас