+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
14 ноябрь 2022, 11:23

Украинага киткән егетләребез тәмле итеп чәй эчсен!

Башкортстан фермеры махсус операциядә катнашучыларга 1000 килограмм бал җибәргән.

Украинага киткән егетләребез тәмле итеп чәй эчсен!Украинага киткән егетләребез тәмле итеп чәй эчсен!
Украинага киткән егетләребез тәмле итеп чәй эчсен!

Стәрлетамак районы фермеры Анатолий Долгий махсус хәрби операциядә катнашкан яралы сугышчылар дәваланган госпитальләр өчен 1000 килограмм бал җибәргән.

Ул - Стәрлетамак районында фермерлык хәрәкәтенә беренче юл салучыларыннан берсе. Үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын 1993 елның 14 сентябрендә оештыра. Утыз еллык эшчәнлеге барышында ул ныклы хуҗалык төзи, эшкәртелә торган җирләренең мәйданы шуннан бирле 46 тапкыр арткан (!). Бүген ул - “Фацелия” дип исемләнгән җәмгыять, оештыру-хокукый эшчәнлеге рәвешендәге агросәнәгать фирмасы. Хуҗалык үсемлекчелек, терлекчелек, сарык асрау, умартачылык белән шөгыльләнә. Бүген хуҗалык руле артында Анатолий Григорьевичның улы - Александр.

Әмма фермер эштән тулысынча китмәгән, чын күңелдән умартачылык белән шөгыльләнә. Үзенең умарталыгын ул һәвәскәр дип атый. Быел бал кортлары яхшы уңыш җыйган. Алар белән Анатолий Григорьевич СВО барышында сәламәтлеге какшаганнар белән уртаклашырга булган.

- Хатыным белән гаилә советында уйладык һәм хәрби госпитальләрдә булган егетләргә ярдәм итү турында карар кабул иттек. Егетләребез бал белән чәй эчсен, йортларын искә төшерсен. Өстәвенә, төнгә бер кашык бал - ул сәламәт йокы һәм организмны тергезү, - дип уртаклаша Анатолий Григорьевич. - Мин үзем дә Туган илебез мәнфәгатьләрен якларга китәр идем, ләкин яшь аркасында, кызганычка каршы, булдыра алмыйм. Әтием фронтовик иде. Бүген нацизмны бетерү эшен безнең гаилә вәкилләренең берсе дәвам итә. Һәрберебез мөмкин кадәр илебезгә авыр минутларда ярдәм итәргә тиеш, дип саныйм.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас