

Халыкта аны "алтын куллы оста" диләр. Бу, чыннан да, шулай! Ул нинди генә эшкә алынса да, барысы да уңышлы була, чөнки аның тормыш девизы: «Бездән йолдызлар гына югарырак!»
Баксаң, ул тимерче нәселленнән икән. Аның олы картәтисе һәм картәтисе дә шушы һөнәр белән шөгыльләнгән. Алардан иҗади фикерләү, тимерчелек эшенә кызыксыну оныкларына күчкән.
Эдуард Тимергалин актив иҗтимагый эшчәнлек тә алып бара. 2019 елдан район Советы депутаты булып тора. Якташлары хакына риясыз күп эшләр башкара. Аның ярдәме белән Барахаевка авылында "Алар Ватан өчен көрәште", "Мин Барахаевканы яратам" арт-объектлары урнаштырылды, кое бурасы салынды һәм авылда койма яңартылды. "Атайсал" республика программасы кысаларында тормышка ашырылган иң мөһим проектларның берсе - Аскын авылы мәчете территориясен төзекләндерү. Ә Изге Никольский гыйбадәтханәсе территориясендә Раштуа бәйрәменә төнлә янып торучы хач әзерләгән.
Ул керткән акчаларның гомум күләме 400 мең сумнан артып киткән. Эдуард Җәмил улының иң матур һәм якты объектлары район үзәгенең үзәк мәйданында Яңа елга ялтырап торган арт-объектлар булды, алар бәйрәмнәрдә район халкын һәм кунакларын сөендерде. Барахаевка авылы тимерчесенең игелекле эшләре тагын бихисап әле.
Эдуард Тимергалин — «Атайсал» проектында актив катнашучы. "Атайсал-Кече Ватан» проектын тормышка ашыруда актив катнашканы һәм шәхси өлеше өчен ул Рәхмәт хаты, шулай ук «Республика намусы өчен» медале һәм «Атайсал» проекты җиңүчесе Дипломы белән бүләкләнде.
Эдуард Җәмил улы беркайчан да тик утырмый, яраткан эшен дәвам итә. Аның бик күп кызыклы идеяләре, гадәти булмаган уйланулары һәм киләчәккә планнары бар.
Исегезгә төшерәбез, 18 ноябрьдә Аскын районында "Атайсал-Кече Ватан» зона форумы башлана. Беренче муниципаль форумда 11 район (Аскын, Балтач, Балакатай, Борай, Дуван, Караидел, Кыйгы, Мәчетле, Мишкә, Салават һәм Тәтешле районнары) катнашачак.