+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
23 ноябрь 2022, 05:20

“Ярлыкану бәхете” – бәхетле әсәр!

Рафига Усманованың “Кызыл таң” гәзитендә дөнья күргән повесте укучыларның тирән сөюен яулады һәм бик күп фикерләр тудырды.  

“Ярлыкану бәхете” – бәхетле әсәр!“Ярлыкану бәхете” – бәхетле әсәр!
“Ярлыкану бәхете” – бәхетле әсәр!

Әдибәнең йөрәген ярып чыккан

Без, әдәбият сөючеләр Рафига Усманованың “Ярлыкану бәхете” повестен кулдан-кулга йөртеп йотлыгып укып чыктык. Аның “Кызыл таң”да дөнья күрүенә бик шатландык. Китапханәләрдә, социаль челтәрләрдә әсәр буенча фикер алышулар да җанлы булды. Әсәрдән алган тәэссоратларым белән уртаклашып үтмәкчемен.
Фикеремне әсәрдән тетрәндер­геч өзек белән башлыйсым килә.
“– Әни! Кирәкми! Калдырма мине! Гөнаһың тузан – таудай җәзаң! Мин сине шундый сагындым!
– Гафу ит, балам! Син гафу итсәң, үлем миңа куркыныч түгел! Ярлыкану! Нинди зур бәхет!”
Бу юлларны еламыйча, йөрәк сыкранмыйча уку мөмкин түгел! 40 яшьлек ир-узаман Зиннәт-Җәмил, ниһаять, әнисен кочагына ала! Күпме кичерешләр, киртәләр аша үтәргә туры килә аңа. Әнисенең йөрәк астында яралгач та, күпме яман кешеләр аның гомерен кыярга тели. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез, тудырам дигән кешесенә, бернигә дә карамый, җан өрә, яшәргә хокук бирә! Тугач та ана сөтен татыган, ана назын тойганлыктан (10 көн булса да), Җәмил-Зиннәтнең тормыш юлына яхшы кешеләр очрап торган. Баласыз гаиләгә барып эләксә дә, Зиннәтнең бәхете озакка бармый. Башта әти дигән кеше ташлап китә, үз башына гөнаһ җыя. Аннары инде, кечкенә Апуш кебек, анасыз да кала. Ләкин Зиннәтнең үз әнисенең (Фисәнең) теләк-догалары кабул булгандыр дип уйлыйм, аны балалар йортыннан Разия әнисенең туганы Сәмига (Алма апасы) коткара. Алма дәү әнисе җил-яңгыр тидерми, тормышта акны-караны аерырга өйрәтеп, тәүфыйклы, шәфкатьле, миһербанлы, әдәпле, ныклы иманлы итеп тәрбияләп үстерә. Анасына булган мәхәб­бәтен сүн­дерми, ана назын оныттырмый, анага карата хөрмәт тәрбияли.
Әсәр зиратка әни каберенә бару белән башланып китә. Ләкин нинди максат белән барулары билгеле булгач та, бу парга карата укучыда тирән ихтирам уята. Әни фатыйхасы алырга, әнидән ризалык алырга. Әни – йөрәк тү­рендә. Әниләр – фәрештәләр... Оҗмах – әниләрнең аяк астында. Әни алдында бурыч түләп бетергесез. Ана хакы – Аллаһ хакы. Ана белән Аллаһ арасында пәрдә юк. Аналарның балалар өчен кыл­ган, сораган догалары кабул була. Автор әнә шундый фикер­ләүләр аша ана мәхәббәтенә дан җыр­лый, ана бөеклеген югары баскычка күтәрә. Әни хакын белгән, әниләргә игелек-изгелек күрсәткән әдибә генә бу юлларны яза аладыр, мөгаен. Рафига Усманова – нәкъ шундыйлардан. Ул – сүз остасы. Нинди генә сурәтләү, чагыштырулар белән укучыны таң калдырмый ул. Әсәр халык мәкальләре белән сугарыл­ган. “Халык сүзе – акылның үзе. Олылар сүзе – җимешнең төше”. Коръән сүрәләре белән тулыландырылган әсәрдәге һәрбер сүз тәрбияви әһәмияткә ия. Олыларны олылап, яшьләргә тәрбияви фикерләр белән сугарылган. Зиратка кергәндә нинди сүзләр әйтергә, “үлем белән яшәү арасының – ике сулыш арасы” икәнен, “кеше гомере – янып сүнәр шәм” булуын ассызыклап үтә. Бу тәкъбирләргә никадәр тирән мәгънә салынган?! Уйландыра, гомерне заяга уздырмаска, дөрес, камил акыл белән яшәргә, иманлы булырга өнди. Бу әсәрне тормыш китабы дисәм дә ялгышмамдыр.
Әбиләр сандыгын гына алыйк әле. Автор аның, хәзинә, мирас, тарих, бирнәдән тыш, серле сандык икәнен дә исбатлый. Мирас буларак – иң өстә ап-ак сөлгегә төрелгән, һәр йортта кадерләп сакланган Коръән китабы! Ләкин исән, Аллаһка шөкер. Зиннәт аны саклаган! Кем уйлаган сандык төбендә сер барлыгын? Зиннәт үзенең – Җәмил, чын әнисе Фисә икәнен белеп, гомере күз алдыннан уза, тормышының кайбер аңламаган минутларына ачыклык кертә. Назыйф әтисенең ташлап чыгып киткән минутлары исенә төшә.
Фисә тормышын чагылдырып, автор бүген дә актуаль мәсьәләне күтәрә. Аның язмышын кабатлаган кызлар хәзерге вакытта азмыни? Ана-кәккүкләр хакында тапшыруларны телевизор экранында көн дә күрсәтеп торалар. Кемдер үзе гаепле, кемнедер тормыш җиле каккан, Фисә кебек. Шунысы куанычлы, тормыш җиле кагуга карамастан, Фисә кешелек сыйфатларын югалтмый, газиз баласына карата мәхәббәте көчле була. Улын юксына, эзли, сагына, үкенә. Ана мәхәббәте улын табарга да ярдәм иткәндер, мөгаен. Автор югалып калмаска, ана хакын югары дәрәҗәгә күтәрергә өнди. Хаклык вакыт үтү белән тантана итәчәген исбатлый.
Рафига Карам кызын без шагыйрә, прозаик, оста журналист-публицист дип тә беләбез. Күңеле чишмәдәй саф, матурлыкны, чисталыкны тоя белгән, халык теләген сиземләгән, хаклыкны данлаган, тормышчан, намуслы, табигатьне җаны-тәне белән сөйгән, зыялы кеше генә шундый тормышчан, күңелне эретерлек әсәрләр иҗат итә. Һәрбер иҗат җимеше аның йөрәген ярып чыга. Укучының күңел кылларын тибрәтеп уйланырга, хыялланырга, сөяргә, максатка ирешергә, “ярлыкану бәхетен” татырга, хисләр ташкынында йөзәргә мәҗбүр итә.

Фәридә Әхмәрова,
педагог.

Тетрәндерде дә, уйландырды да!

Рафига Усманованың “Ярлыкану бәхете” повестен бер тында укып чыктым. Повесть ун бүлектән торып, эпизодлар бер-берсенә бик тыгыз бәйләнгән һәм әсәрнең идеясен ачуга зур йогынты ясый.
Әсәр мавыктыргыч сюжет төен­нәренә, тетрәндергеч вакыйгаларга бай. Әнә шулар әсәрне йотлыгып укырга этәрә, динамикалы итә. Повестьта сурәтләнгән вакыйгалар сине үзенә бөтереп алып кереп китә, әсир итә. Төп геройлар белән бергә ярдәмче­ләре дә повестьның милли йөзен ачып, әхлакый югарылыгын күрсәтә. Алар арасында ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле мулла бабай, Чибәр әби, дәү әни, дәү әти һәм башкалар бар. Әсәрдәге халык әйтемнәре, мәкальләре, урынлы чагыштырулар повестьне тагын да чагурак, халыкчанрак, тирәнрәк итә. Әсәр шулай ук тасвирлауларга, образлы сурәтләү­ләргә дә бай. Искиткеч хозур табигать күренешләре, милли төсмерләр, Ислам дине әхлагы, образлары әсәрнең идеясен ачуга корылган. Автор әсәрдә капма-каршылыкны оста файдалана. Төп геройлар Зиннәт белән Нәзифәнең берсенең – аягы, икенчесенең кулы бераз гарип­легенә аларның пакь күңелле, итагатьле, инсафлы булуын каршы куя. Баксаң, тән җитешсезлеге берни тормый, җаның, күңелең гарип булмасын икән. Киресенчә, типсә тимер өзәрлек Марсның җанының гариплеге, тагын кайбер образларның калебенең сукырлыгын күрсәтеп, аларны тәнкыйть утына тота. Автор үзенең уңай геройларын яратып сурәтли. Аларның киенү рәвешеннән алып, аралашу, җылы мөгамәләләрен ачып, укучыда да аларга карата мәхәббәт, хөрмәт уята.
Әсәрдәге олы буын кешелә­ренең үрнәкле тәртибе, дини гыйлемнәрен күрсәтеп, киләчәк буынны тәрбияләүдә дөрес юнәлеш бирә. Әсәрнең буеннан-буена якты бер моң булып, аклыкка-сафлыкка өндәүче бөек рухи көч сакта тора. Рафига Усманованың бу әсәрен халыкчан телдә язылуы, миллилеге, туган нигез, туган туфрак, нәсел-нәсәп кадеренең яшәешнең төп асылы икәнен, адәм баласының тәкъдир авырлыгын җиңеп чыгып, “ярлыкану бәхете”нә, тәүбәгә ирешүен дәлилләүче тирән фикерләргә корылган кирәкле һәм уңышлы әсәр дип кабул итәм.

Лилия Гайфуллина,
шагыйрә, мәдәният хезмәткәре.

“Казан утлары” журналының 3нче санында Рафига Усманованың “Ярлыкану бәхете” повестен әсәрләнеп, бер сулышта укып чыктым. Искитмәле укымлы, теле бай әсәр. Ул мәкаль-әйтемнәрнең күбесен ишеткән дә юк. Каян белә ул аларны? Сюжет эчтәлеген баетуга, ачуга, образлылыкка тәэсир көчләре бик зур.
Эльмира Шәрифуллина,
шагыйрә.
Казан шәһәре.

Повестьны милли җанлы, тәрбияле милләт Анасы язган икәнлеге ап-ачык күренә. Татар менталитеты ташып торган әсәр. Башка милләтләргә дә тәкъдим итәрлек повесть.
Резеда Сабитова,
композитор.

Рафига Усманова – шәп шагыйрә, заман рупоры, чәчмә әсәр остасы да. Бу сиңа сюжетны коры сөйләп чыгу түгел инде! Бик тәэсирле әсәр, әдәбият кануннарын саклап иҗат ителгән чын әдәби әсәр. Моңа сирәк каләм ияләре генә ирешә ала.
Халисә Рәйхан,
шагыйрә, журналист.

Искиткеч фикер тыгызлыгы, матур теле белән арбады бу әсәр.
Халисә Мөдәрисова,
шагыйрә.

Повестьтагы “Дөнья якты булсын дисәң, үз өеңдә ут кабыз” дигән мәкальне “Сәхипҗамал” оешмасының Бишбүләк районындагы бүлегенең девизы итеп алдык.
Әлфия Булат,
шагыйрә.

Супер повесть! Йокламыйча бер тында укып чыктым. Шундый тирән эчтәлекле, бай телле әсәр. Уйландыра! Моңландыра! Шәп! Рәхмәт!
Тәслимә Вәлиева.

И язмыш! Һушым китеп укыдым. Бик мавыктыргыч әсәр. Афәрин!
Флёра Шәрипова,
композитор, шагыйрә.

Рафига курсташ! Әсәреңне елый-елый укып чыктым. Теле искиткеч бай. “Бустанайлылар гел шулай сөйләшәме соң әллә?” – дигән уй да килде башыма. Халык телендәге мәкаль-әйтемнәр нәкъ урынында энҗе-мәрҗәндәй тезелешкәннәр. Догалар... никах мәгънәсе, дини тәрбия, әхлакый тәрбия дә бирә бу әсәр, сабырлыкка да өйрәтә.
Венера Акчурина.
Уфа шәһәре.

Рафига Усманова язучы-шагыйрьләребез арасында милли хәтер сандыгын кадерләп саклаган Агинәй кебек. Мондый асыл әсәр күңелне кузгата, тормышка күзеңне ачыбрак карарга өйрәтә.
“Булма чибәр, бул бәхетле, бәхет чибәр күрсәтә”. Фәһемле сүзләр! Әсәр, бер карасаң, кинодай, серле йомгактай сүз җәүһәрләре бәянендә, кырлы-кырлы алмаздай язмыш, халык иҗаты, йолалары белән тулы, иманлы тәрбия мәктәбе ул. Бүгенге балаларга тәрбия дәресләре өчен программага кертердәй әсәр.
Флүзә Сөләйманова,
“Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.

Повестьны укыдым. Искиткеч шәп! Авторның шигырьләрен дә укып, җыеп барам. Үзен дә, иҗатын да яратам. “Казан утлары” да матур бәя биргән әсәрнең “Кызыл таң”да басылуы үзе бер бәхет. Сез инде бик югары бүләкләргә лаек. Халык белә – балык белми...
Лилия Мөҗипова,
укытучы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас