

Валюта һәм чимал базарларында начар тышкы икътисади һәм тышкы сәяси шартларда һәм тотрыксызлык шартларында бу - яхшы күрсәткеч, дип саный Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
"Санкцияләрнең икътисадка бик җитди йогынты ясавын инкарь итмим, - диде ул "Вместе:РФ“ телекомпаниясе эфирында. — Бу, барыннан да элек, логистик чылбырларның өзелүе. Әмма предприятиеләр белән бергә эшләү, Русия Хөкүмәтенең ярдәм итү чаралары нәтиҗәсендә без бу хәлне бетерә алдык. Без яңа партнерларны бик тиз таптык.
Дөнья зур. Ни өчен без моңа кадәр бу мөмкинлекләрне кулланмаганбыз дип үзебезгә сорау бирәбез. Якында Беларусь кебек тугандаш партнерларыбыз бар. Соңгы вакытта Беларусь предприятиеләре белән элемтәләр саны берничә тапкырга артты. Уфа янында Белоруссия предприятиесе төзелә, без "МАЗ" вәкиллеген ачтык. Якында Үзбәкстан, Казахстан бар, алар да уңай карашта. Безнең белән эшләргә теләүчеләр бар».
Азык-төлек иминлеге турында сөйләгәндә, Радий Хәбиров Башкортстанның 2014 елдан соң үзен тулысынча тәэмин итә башлавын һәм база продуктларын, аерым алганда, бодай экспортлый алуын билгеләп үтте.